Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында РФ Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирүчеләрнең активлыгы 94,8 процент тәшкил итте

Аксубай районы сайлау участоклары 20:00 сәгатьтә ябылды.

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина әйтүенчә, район халкы зур активлык күрсәтте. Тавыш бирергә килү 94,8 процент тәшкил итте.

Тавыш бирүләр 46 сайлау участогында узды. Район буенча барлыгы 20972 сайлаучы теркәлгән.

Район өч көн дәвамында Бердәм тавыш бирү режимында яшәде. Районда тавыш бирү процессын территориаль сайлау комиссиясенең – 8 һәм участок сайлау комиссияләренең 248 әгъзасы тәэмин итте. Тавыш бирү участоклары иртәнге сәгать 8:00 дән кичке 20:00 сәгатькә кадәр ачык булды. Сайлауларның чисталыгын 145 күзәтүче тәэмин итте: 47 се – республика Иҗтимагый палатасыннан, 47 се – кандидатлардан, 51 е – сәяси партияләрдән. 

Участокларда тавыш бирүләр санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү белән барды. Тавыш бирү биналарында тәртипне полиция хезмәткәрләре гамәлгә ашырды.

Сайлаулар төрле буын һәм һөнәр ияләрен берләштерде. Кешеләр тавыш бирергә бердәнбер максат – тормышны яхшырак итү теләге белән бадылар.

Район халкының ни өчен тавыш бирүләре – безнең хәбәрчебезнең видеосында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев