Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында – республика комиссиясе

Берничә ел рәттән Валерий Николаев җитәкчелегендәге Урмандеево авыл җирлеге район муниципаль берәмлекләр арасында иң яхшы яңа ел бизәкләре бәйгесендә уңышка ирешеп килә.

Ә быелгысы елны алар әлеге бәйгедә җиңүче буларак каршы алдылар. Авыл җирлекләре арасында Урмандеево авыл җирлеге беренче урынны, мәдәният йортлары арасында Урмандеево мәдәният йорты - беренче, ә Сидул-Ерыклы авыл клубы - өченче урынга лаек булды.

Шул көннәрдә Урмандеево авыл җирлегендә яңа ел бизәлеше буенча республика комиссисе килеп китте. Район җитәкчеләре озатуында алар Савгач авылында булдылар. Авыл халкы аларны ипи-тоз белән каршы алды.

Авыл үзәгендәге бизәлешне карагач, кунаклар Сидул-Ерыклы авылына юл тоттылар. Югары дәрәҗәдәге кунаклар белән очрашуга клуб янына бөтен авыл халкы җыелган иде.
 Район башлыгы Камил Гилманов Ерыклы авылы халкын чын күңеленнән Яңа ел белән тәбрик итте. 

– Бу кечкенә авылда туган якларының чын патриотлары яши. Үз хезмәтегез, актив тормыш позициягез, бердәмлегегез белән сез авыл үсешенә ярдәм итәсез. Алга таба да уңышлар сезгә, авылыгыз гөрләп торсын, - диде ул үз чыгышында. 

Республика комиссииясе әгъзалары да авыл халкының уртак бурычларны хәл иткәндәге бердәмлеген билгеләп үттеләр. Ерыклы авылы клубының ел саен җиңүчеләр арасында булуы да шул хакта сөйли.

Ерыклы халкы эшли дә, ял да итә беләләр.  Кунаклар белән очрашу да чыршы янында җырлап-биеп күңел ачу белән бәйләнеп китте.

Урмандеевога керү юлында  делегацияне җигелгән атлар каршы алды. Кунакларга уңайлы автомобильләрдән чыгып ат чаналарына күчеп утырырга, шул рәвешле җирле колоритны татып карарга  тәкъдим иттеләр.

 Чаптар ат җитез генә Мәдәният йорты янына килеп туктады. Комиссия кешеләре боз шәһәрчеген  күреп шаккаттылар. Гап-гади боздан сәнгать әсәре тудырганнар биредә.
Бизәкләп ясалган боз капкасы янында кунакларны ипи-тоз һәм чуваш җырлары белән каршы алдылар.

Авыл халкын Камил Гилманов сәламләде, ә республика кунаклары Архип Иванов һәм аның ярдәмчеләренең эшенә соклануларын белдерделәр.

– Башка районнарга караганда сездә боз да үтә күренмәлерәк. Боздан ясалган мондый матурлыкны без әле беркайда да күрмәдек, – диделәр алар. 

  Мәдәният йорты алдындагы мәйданда концерт номерлары, котлаулар тыңлап, самовар янында коймак белән  кайнар чәйләр эчеп бәйрәм тамашасы да карадылар.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев