Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында җомга кичендә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте турында тулырак мәгълүмат: “Ларгус” йөртүчесе ике ел эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен 28 тапкыр бозган

Аксубай районының ЮХИДИ бүлеге “Аксубай” сайтына җомга, 23 октябрь кичендә Түбән Савруш авылы янында килеп чыккан төнге юл-транспорт һәлакәте турында тулырак мәгълүмат бирде.

Юл һәлакәте күрше Чистай районы чигендә булган. Аксубай районы ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, Нурлат шәһәре ягыннан Чистай юнәлешенә таба хәрәкәт иткән 37 яшьлек “Ларгус” автомобиле йөртүчесе үзе юлга чыгарга җыенган юлның узып китү өчен җитәрлек ераклыкта ачык булуына инанмаган. Һәм "ССангЙОНГРекстон" внедорожнигы белән бәрелешкән, аның руле артында 30 яшьлек автоледи булган.

18 еллык машина йөртү тәҗрибәсенә карамастан, безнең илдә җитештерелгән автомобиль йөртүчесе соңгы ике елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 28 (!) тапкыр җаваплылыкка тартылган. Алты еллык йөртү тәҗрибәсе булган автоледи соңгы ике елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаган.

Юл-транспорт фаҗигасында ике автомобильнең дә йөртүчеләре зыян күргән. Уң ботының ачык сынуы һәм кабыргасының ябык сынуы булган «Ларгус» йөртүчесен Чистай район үзәк хастаханәсенә салганнар. Чил ил машинасы йөртүчесе һәм пассажирында да шундый ук имгәнүләр бар. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә икенче пассажирның күкрәк читлеге имгәнгән.

– Машина йөртүчеләргә юлларда тизлек режимын сакларга кирәк. Ике сезон арасында аеруча да уяу булырга кирәк, чөнки һава шартлары көненә берничә тапкыр үзгәрә. Юеш кар, яңгыр күз күременең начараюына гына китереп калмый, автомобильнең юл полотносы белән тоташуын да кискен киметә, – дип искә төшерде районның баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гыймалетдинов. – Ә яңгырлы һәм карлы пәрдә фара яктылыгында күз камаштыргыч күренеш тудыра. Мондый ситуациядә тизлекне киметергә һәм билгеләнгән пунктка соңрак, әмма гадәттән тыш хәлләрсез барып җитү яхшырак. Исегездә тотыгыз, сезне өйдә көтәләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев