Аксубай районында Николай Полорусов - Шелебиның юбилеен билгеләп үттеләр
14 май көнне Беловка авылында күренекле чуаш шагыйре, якташыбыз Николай Полорусов - Шелебиның тууына 140 ел тулуга багышланган зур бәйрәм чарасы узды.
Безнең районнан чыккан Николай Полорусовның юбилее уңаеннан, аның кече ватанына чуаш әдәбияты эшлеклеләре – Татарстан, Чуашстан, Самара, Ульян өлкәләреннән язучылар, шагыйрьләр, Чуашстан Милли китапханәсе вәкилләре, шагыйрьнең оныкчыклары, туганнары, авылдашлары җыелды.
Мәдәни программа бай эчтәлекле иде. Якташыбызның 140 еллык юбилее аның иҗаты бүгенге көндә дә халык телендә булуын, аның актуаль, укучы өчен кызыклы булуын күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев