Аксубай районында мәктәп укучыларының Бөтенроссия фән олимпиадасының муниципаль этабы дәвам итә
Район олимпиадалары 10 ноябрьдә башланды һәм бу елның декабрь азагына кадәр дәвам итә.
Районның белем бирү учреждениеләрендә олимпиаданың муниципаль этабы уза. Анда мәктәп этабында җиңүче укучылар катнаша.
Тарих һәм туган телдән (чуаш теле) беренче олимпиадалар ике мәйданчыкта үтте. Тарих буенча интеллектуаль бәйгедә – 15 мәктәптән 7-11 сыйныфларда белем алучы 49 укучы, чуаш теле буенча 8 мәктәптән 33 укучы катнашты.
Шулай ук экономика, география һәм астрономия буенча да олимпиадалар үтте, аларда районнан 60ка якын укучы катнашты.
Экономика буенча олимпиадада – 3 нче Аксубай мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Азалия Сафина (укытучы-остазы Т.Г. Удиярова), география буенча – Чуаш Енорускиносы мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Дарья Маркина (укытучы-остазы Л.А. Маркитанова), 3 нче Аксубай мәктәбенең 8 һәм 9 сыйныф укучылары Алинә Хамәтшина һәм Камилла Билалова (укытучы-остаз Е.И. Пензенцева) җиңүчеләр булдылар.
Астрономия буенча олимпиадада Иске Мокшино мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Николай Яругин (укытучы-остазы Р.Н. Проглядо), 2 нче Аксубай мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Кирилл Захаров (укытучы-остазы С.А. Ванюкова), Кәкре Күл мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Руслан Мироненко, Савгач мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Максим Васильев (укытучы-остазы Г.В. Герасимова), 3 нче Аксубай мәктәбенең 8 һәм 11 сыйныф укучылары Мария Ильина һәм Арина Таиркина (укытучы-остаз Н.Н. Купорова) иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев