Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә мәктәпләрдә балалар хәрәкәтләре эшчәнлеге турында сөйләделәр

Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында баннер мәгълүмати күргәзмәсе оештырылды.

Катнашучыларны мәгариф учреждениеләрендә гамәлгә ашырыла торган проектлар һәм программалар белән таныштырдылар. Укучыларның күп кенә яшьләр һәм мәктәп оешмаларында торулары билгеләп үтелде. Аксубайның 3нче мәктәбе – Россия мәктәп укучылары хәрәкәте проектларын, Аксубайның 1нче мәктәбе «Юнармия» проектларын тормышка ашыру буенча лидер.

Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендәге проектлар да уңышлы тормышка ашырыла: «Тату сыйныф серләре» бәйгесе, ата-аналар интернет-җыелышы, «Без бергә» фестивале. Боларның барысы да укытучылар казанышы. Укучылар слетларда һәм форумнарда зур кызыксыну белән катнашалар, һәр хәрәкәт кысаларында актив эшлиләр.

Конференциядә мәктәпкәчә, башлангыч һәм төп белем бирү оешмалары вәкилләре үзләренең уңышлары һәм казанышлары белән уртаклаштылар. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев 2019-2020 елларда башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм яңа уку елына планнар билгеләде.

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев