Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында мәдәният хезмәткәрләре яшь ”йолдызчыклар” үстерә

Хәзерге шартлар мәдәният хезмәткәрләренә авыл мәдәният йорты эшчәнлеген тулысынча җәелдерергә мөмкинлек бирмәсә дә, алар барыбер халыкны кызыклы ял итүгә җәлеп итү мөмкинлеген табалар.

Иске Ильдеряк мәдәният йортында бер үк вакытта кешеләрнең күпләп җыелуына юл куймыйча, мавыктыргыч чаралар үткәрәләр, яшь талантларны үстерергә ярдәм итәләр. Алар үзләренең “йолдызчыкларын”үстерәләр. Мәсәлән, җиде яшьлек Клим Чукашов җырлый да, рәсем дә ясый, шигырь дә укый. Катя Белова – "Россия яры" Халыкара дистанцион онлайн конкурсының нәфис сүз номинацяисендә 3 дәрәҗә лауреат, Милена Васюткина – “Сөйкемле Шүрәле” Бөтенроссия конкурсы катнашучысы.

Биредә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Авыл балалары анда зур кызыксыну белән катнаштылар. Алар көндәлек тормышта үзләрен чолгап алган күренешләрне – табигать кочагын, йорт хайваннарын, җәнлекләрне, кошларны рәсемгә төшерделәр, дөньяны ничек күзаллауларын кәгазьдә тасвирладылар.

Бу эштә Анастасия Никонова, Никита Леонтьев, Алина Зольникова, Тимур Глазков, Богдан Богданов аеруча аерылып торды. Балаларның эшләре авыл мәдәният йорты экспозициясендә урнаштырылган.

Фото Иске Ильдеряк авыл мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев