Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында көзге культуралар мәйданнарына салкыннар янамый

Гыйнварның икенче декадасында көзге бөртекле культураларның гомуми торышы канәгатьләнерлек.

Россельхозүзәкнең район бүлеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренең басуларны тикшерү нәтиҗәсе әнә шундый.

Шушы көннәрдә ТР Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйлметдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин «Аксу Агро» ҖЧҖнең көзге культуралар чәчүлекләрен сайлап алып, кырларның гомуми торышын билгеләделәр.

Фитомониторинг нәтиҗәләре буенча, гыйнварның беренче декадасында температура режимының һәм явым-төшемнең тотрыксыз булуы күзәтелде. Туфракның туң катламы тирәнлеге 25 сантиметр чамасы тәшкил итте.

– Хәзерге вакытта көзге культуралар чәчүлекләре яхшы хәлдә, шикәр микъдары – 20-30 процент, бу норма чикләрендә, – дип аңлаттылар белгечләр.
Басуларны каплап алган калын кар катламы көзге культуралар чәчүлекләрен гыйнвар аенда күзәтелгән түбән температура йогынтысыннан саклый. Үсемлекләрнең куаклану төене ятылышы тирәнлегендә туфракның минималь температурасы -4, -6°С градустан төшмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев