Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында кызыклы тарихлы чишмә бар

Аксубайның «Нежность» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Заря» чишмәсенә сәяхәт оештырдылар.

Аксубай районында чишмәләр күп, аларның күпчелеге төзекләндерелгән. Шундый чыганак Заря поселогында да бар. Соңгы елларда ул ял итүчеләрне күбрәк җәлеп итә. Чишмә территориясен соңгы тапкыр социаль-мәдәни проектлары грантын отып, 2018 елда төзекләндерделәр.

«Без бергә» дигән көндезге төркем программасы кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучылар белән чишмәгә сәяхәт оештырдылар. Килүчеләр мең еллык тарихы булган чишмә турында белделәр. Гаиләләр белән эшләү буенча белгечләр балаларга җирле риваятьләр турында сөйләделәр. Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев Әхмәт ибн-Фадлан язмаларында бәян ителгән Алмыш-хан стоянкасы турында кызыклы фактлар китерде.

Тарихка сәяхәттән соң социаль хезмәтләр алучылар бик рәхәтләнеп хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, кызарып пешкән җир җиләгеннән авыз иттеләр, җирлекнең матурлыгына сокландылар, хәтта дару үләннәре дә җыйдылар.

 

Фото: "Нежность" КЦСОН архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев