Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында кыр эшләре башланды

Районда язгы кыр кампаниясе башланды.

Культураларны игү технологиясенә нигезләнеп, игенчеләр беренче эш итеп көзге культураларны тукландыруга керешәләр. Бу агрочараны үткәрү өчен туңган туфракка ашлама кертү өчен иң оптималь вакыт сайлана.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда бу сезонда 13,76 мең гектарда көзге культуралар, 13,501 мең гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылачак.

Беренче булып кырга «Волга-Селект» ҖЧҖ игенчеләре чыкты. Бу хуҗалыкта көзге бодай 3500 гектар мәйдан били. Әлеге культура чәчелгән мәйданнар Емелькино, Урмандеево, Кәкре Күл авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан.

– Әлеге очракта ашламалар кертү өчен иң уңайлы вакытны сайларга туры килә, – дип сөйли «Волга-Селект» ҖЧҖ баш агрономы Илшат Гафиятов. – Безнең механизаторлар, көндез эшли, һава торышы мөмкинлек бирсә, төнлә дә чыгачаклар, чөнки бу вакытта туфрак туңган хәлдә була. Язгы ташу вакытында кырга керү мөмкин булмаган чаклар да була. Әмма механизаторлар, машина йөртүчеләр үз эшләрен беләләр.

25 мартка алынган мәгълүматлар буенча, «Волга-Селект» ҖЧҖдә көзге культуралар 1120 гектар мәйданда тукландырылган.

Үзйөрешле сиптергеч агрегатлар белән тәҗрибәле механизаторлар Константин Тимофеев, Эльнар Нотфуллин, Ленар Нуртдинов идарә итә. Машина йөртүчеләр Александр Янилкин, Александр Мартынов, Алексей Купцов КамАЗ машиналарында кырга ашлама ташыйлар. Агрегатларны үз төягечендә Анатолий Макаров тутырып тора.

Шулай ук бүгенге көндә көзге культураларны тукландыруга «Актай» ҖЧҖ, Никитин КФХ игенчеләре дә керештеләр.

 

Фото ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев