Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында кукуруз уңышы яхшы

Аксубай районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кукуруз җыю дәвам итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә район буенча 2000 гектардан артык мәйданнан 10046 тонна бөртеккә кукуруз суктырылган. Әлеге культура уңышы гектардан 48 центнердан артык тәшкил иткән (республика буенча уртача уңыш – 32,6 центнер).

«Агрораздолье» агрофирмасында бөртеккә кукуруз 1000 гектардан артык мәйданда игелгән, бүгенге көнгә 940 гектардан 4800 тонна уңыш суктырып алынган. «Аксу Агро» ҖЧҖдә 700 гектардан күбрәк мәйданнан 2800 тонна бөртеккә кукуруз суктырылган. «Актай» ҖЧҖдә 390 гектар мәйданнан – 3700 тоннадан күбрәк уңыш алынган. Бу хуҗалыкта кукуруздан рекордлы уңыш алалар – гектардан 60 центнер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев