Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында ковидтан ревакцинация үтәләр

Яңа коронавирус йогышы авыруының тагын бер очрагы йөкле хатынкызда расланган.

Узган атнада Аксубай районында авыруның дүрт очрагы теркәлгән. Өч авыру – өйдә, берсе стационарда дәвалана. Вакцина – коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәшнең бердәнбер йогынтылы ысулы булып тора.

Аксубай район үзәк хастаханәсенең поликлиника мөдире Алинә Маланчева мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә районда 8005 кеше вакцинация куйдырган инде. Тик хәл катлаулы булып кала бирә. Һәм декабрь, гыйнвар айларында прививка ясатучыларның күпчелеге ревакцинация ясата.

Бүгенге көндә 44 кеше ревакцинациянең беренче компонентын үткән инде. Ревакцинацияне бары тик ике компонентлы вакцинация белән генә үткәрәләр.

 

Фото: хастаханә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X