Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында ковид һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта

Районның җитәкчелек составы, авыл җирлекләре белән үткәрелгән киңәшмәдә COVID-19дан прививка ясау кампаниясенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Киңәшмә район башлыгы Камил Гилманов һәм Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Гүзәл Әхмәтҗанова катнашында узды.

– Без кайбер кешеләрнең ни өчен әлегәчә прививкага битараф булуларын аңларга телибез, ни өчен без коллективлардагы хезмәткәрләрнең, гаиләләребезнең, якыннарыбызның гомерләрен куркыныч астына куябыз, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы залга. – Район халкының гомуми санының 60 проценты прививка куйдырганда – бу яңа коронавирус инфекциясе таралуны тыя торган минималь чик булып торачак. Авыручылар саны арта, алар арасында – балалар, йөкле хатын-кызлар. ОРВИ һәм йогышлы үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арта.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов Аксубай районында үлүчеләр буенча саннар китерде. 2020 елда үлүчеләр саны 494 кеше тәшкил иткән, бу сан 2019 елда үлүчеләрдән 93 кешегә артып киткән. Медиклар ковидның өлешчә үлүчеләр статистикасын арттыруга сәбәп булуына ышаналар.

– Элегрәк без ОРВИны беркайчан да җәй көне теркәми идек, быел июнь аенда гына да 115 очрак теркәлде инде. Июль әле тәмамланмаган, әмма, бу сан, һичшиксез, артачак. Бүгенге көндә 16 кеше Чистайда стационар дәвалауда, алар арасында 1999 елгы авырлы хатын-кызда бар. Бу атнада бер яшь хатын-кыз вафат булды, бала тапкан бер хатын-кыз Республика клиник хастаханәсендә. Прививка ясатуга битараф булмас өчен тагын нинди аңлатмалар һәм дәлилләр кирәк соң? – дигән сорауны бирде район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов. – Яңа вирус яшәрә, балалар арасында да авыру очраклары бар.

Район башлыгы, прививка куйдыру – ирекле эш, дип билгеләп үтеп, һәр җитәкченең үз коллективы өчен җаваплы булуын искәртте. Тик аңа битарафлык хәлнең начараюына йогынты ясарга мөмкин һәм без янә чикләү чараларына әйләнеп кайтачакбыз. Шул ук вакытта, башка төбәкләрдәге кебек, прививка ясатмаган хезмәткәрләрнең эшкә рөхсәт ителмәве дә искәрмә түгел.

– Шул ук вакытта без ничек прививка ясатмаган сатучылар хезмәт күрсәткән кибетләргә йөри, укытучылар прививка куйдырмый икән, балаларны мәктәпләргә җибәрә алабыз? Без бөтен район өчен җаваплы, ә балалар өчен икеләтә. Һәркайсыбыз әле тагын гаиләсе, якыннары өчен дә, – дип нәтиҗә ясады район башлыгы.

Гүзәл Әхмәтҗанова билгеләп үткәнчә, халыкны вакциналаштыру максаты һәм планы беркемдә дә юк, тик бары вакцина гына – коронавирус йогышының таралуын туктатуның бердәнбер мөмкинлеге. Роспотребнадзор белгече хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә РФ территориясендә 4 төр вакцина теркәлгән. Барлык дүрт вакцина да куркынычсыз һәм алар барлык тикшеренү һәм раслау нәтиҗәләрен узган.

Тагын бер кат шуны җиткерәсе килә, апробацияләнмәгән, сертификацияләнгән вакцинаны әйләнешкә кертә алмыйлар. Белгеч антитәнчекләрнең прививка ясатмау өчен сәбәп түгеллеген дә билгеләп үтте.

– Антитәнчекләрнең булуы – вакцина ясатудан баш тарту өчен сәбәп булып тормый,– дип нәтиҗә ясады Гүзәл Әхмәтҗанова. – Каршы күрсәткеч булып берничә фактор – йөклелек, бала имезү чоры һәм хроник авыруларның кискенләшүе тора. Әгәр сез ковид белән авырган булсагыз, алты айдан соң прививка ясата аласыз. Болар прививкадан баш тарту буенча бердәнбер сәбәпләр булырга мөмкин. Пандемия ел ярымнан артык дәвам итә һәм бу вакыт эчендә без чикләүләр режимында – битлектән, антисептиклардан аерылмыйча яшибез.

Аксубай район үзәк хастаханәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә районга 4505 доза «Гам-Ковид-Вак» Спутник, 20 доза «ЭпиВакКорон», 20 доза «Кови Вак» һәм 50 доза – «Спутник Лайт» вакцинасы кайтарылган. Районда вакцинаның беренче компонентын – 4650, икенчесен – 3891 кеше куйдырган. Прививка ясатырга теләүчеләр Аксубай район үзәк хастаханәсе регистратурасында яисә 2-90-58 телефоны буенча языла алалар.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X