Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында коронавирусның тагын 1 очрагы ачыкланды

Соңгы тәүлек эчендә республиканың 98 кешесе терелеп чыкты.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 84 яңа очрагы теркәлгән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләвенчә, узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 84 очрагы ачыкланган. Шулай итеп, арту буенча Татарстанда 15 707 очрак теркәлгән.

Җамалиева төбәктә белгечләр тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенә 8 218 тест үткәргәнлеген әйтте.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, тәүлек эчендә республиканың 98 кешесе сәламәтләнде, дип өстәде. Коронавирустан барлыгы 12 138 татарстанлы дәваланган. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев