Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында коронавирусның өченче дулкыны дүртенчесенә күчте

Аксубай район үзәк хастаханәсе боксында һәр көнне температуралы утызар авыруны кабул итәләр.

Салкын тию һәм кискен респиратор вируслы авыруларның кызу чоры. Бигрәк тә йогышлы үпкә ялкынсынуы сезоны. Статистика мәгълүматларына караганда, ел башыннан 79 йогышлы коронавирус авыруы очрагы теркәлгән, чынлыкта авыручылар күбрәк. Ни өченме?

Әйе, коронавируска гадәти тест бөтен кагыйдәләр буенча алынырга тиеш: авыз һәм борын куышлыгыннан мазок алганчыга кадәр, ким дигәндә өч сәгать алдан ризык кабул итәргә, эчәргә, тешләрне чистартырга, авызны, тамакны чайкарга, авыз куышлыгы өчен спрей-сиптергечләр кулланырга, сагыз чәйнәргә, тәмәке тартырга, шулай ук борынны юарга, борын өчен спрейлар, тамчылар, мазьлар кулланырга ярамый. Тик авырулар көтеп тора алмый, аларга ярдәм кирәк – өстәвенә, мөмкин кадәр тизрәк. Өстәвенә, табиблар билгеләп үткәнчә, авырулар еш кына кабул итүгә чирләгәннән соң берничә тәүлек вакыт узгач кына бара.

Аксубай район үзәк хастаханәсе боксында бу көннәрдә кеше күп. Авыруларны кабул итүче табиб миңа бина эченә узарга киңәш итмәде, без бары тик пыяла аша ымнар белән генә аңлаштык. Ул авыручылар агымы, чыннан да, зур, диде. Бокс ишек төбендә басып торганда моңа мин үзем дә инандым – төш вакыты булуга карамастан, халык бер-бер артлы килеп торды.

– Температура, ютәл, томау. Салкын тидердем дә кебек, вируска да ошаган, студент улым томау белән кайткан иде, – дип бүлеште Валентина исемле ханым. – Бакча эшләрен тәмамлаганнан соң, прививка ясатырмын дип уйлаган идем. Өлгерә алмадым.

– Барыбыз да авырый, гаиләбез белән температура саклана, кабул итүгә килү өчен дүшәмбене көттем, – диде Елена.

Эшлекле дүшәмбе вакытында Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов район башлыгына, ОРВИ һәм вируслы пневмония белән авыручылар санының кискенләшүе турында хәбәр итте, ял көннәрендә Аксубай район үзәк хастаханәсе боксына утызга якын кеше мөрәҗәгать иткән. Анализлар алуны бокста ук оештырганнар.

– Бүген авырулар агымы иллегә кадәр җитәр дип куркып торабыз, – дип уртаклашты районның баш табибы. – Без яңа коронавирус инфекциясенең өченче дулкыныннан чыгарга өлгермичә, дүртенче дулкынына күчәбез.

Күрәсең, табиблар да, безнең кебек үк, бу хәлдән арыган. Авырулар агымыннан алҗыган, аларның күбесе әле кичә генә прививка ясатудан баш тарткан яки үз сәламәтлекләренә битараф кешеләр. Кайда авырып китүнең сәбәбен ачыклый башлагач, кунакта, юбилейда, тантанада булдым, гаилә әгъзасы авырып китте, диләр яисә кайдан, ничек эләккәне бөтенләй билгесез.

–Без саклык чаралары һәм гигиена кагыйдәләрен үтәү турында сөйләүдән һәм кисәтүдән арыдык – ихтыяҗ булмаганда җәмәгать урыннарына барырга кирәкми, кеше күп була торган урыннарда битлектә йөрү мөһим. Вакцина ясатып, якланган яисә авыруны җиңелчә формада кичерү турында искәртеп тә туйдык. Хәзер балалар да авырый, өстәвенә, вирус бик мәкерле, бу баштан ук шулай иде. Вирус йоктыручы кеше, әгәр аның иммунитеты яхшы булса, үзе авырмый, әмма бөтен гаиләгә йоктыра ала, – дип шәрехли поликлиника мөдире Алинә Маланчева.

Табиб Маланчеваның бокс табибы белән, хәлнең барлык кыенлыкларын аңлап, тынычландырып сөйләшүе шаһиты булдым. Бөтен кешене дә кабул итәргә кирәк, диде ул.

Тик ... табиблар Алла түгел, хәер, үзләренә мөрәҗәгать иткән һәркемгә ярдәм итәргә тырышалар. Шулай ук рентген-кабинет та киеренке ритмда эшли, анда кабул итүгә килгән пациентларны пневмония булу-булмауны ачыклау өчен җибәрәләр. Бер-бер артлы чакыруларны кабул итүче, чираттагы авыру янында булганнан соң, киемнәрен алмаштырырга, эшкәртергә чак өлгергән ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшерлары да бу хәлдән арыдылар. Авыруларны Чистайга компьютер томографиясенә яки ковид госпиталенә озата баручы медиклар һәм машина йөртүчеләр дә тәмам арды. Сүз уңаенда, ковид госпитальләре дә авырулар белән шыгрым тулы.

Ковид белән үзләре яисә якыннары авырмаучылар өчен ул каядыр еракта кебек. Безнең коллегабыз ковид госпитале пациенткасы булды, өч атна ятты һәм аның эчендә ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында сөйләде.

– Палатада без алты кеше яттык. Барысының да температурасы сакланды,

күпләр нык ютәлләде, кислород җитми иде. Барлык авырулар битлекләрдә, хәрәкәт итү – минималь, бары бәдрәфкә генә, – дип уртаклашты ул савыгып кайткач. – Куркыныч фильмдагы кебек – табиблар да, шәфкать туташлары да, санитаркалар да барысы да махсус киемнәрдә... Авырулар агымы бер дә туктап тормый. Хәле бераз җиңеләйгәннәрне яшел зонага күчерәләр, кемнедер ашыгыч рәвештә ИВЛга озаталар. Мондый хәлне берәүгә дә кичерергә язмасын. Көн саен кемне дә булса коткара алмауларын ишетү тагын да куркынычрак.

Юк, без һич кенә дә паника күтәрмибез, һич кенә дә хәлне кискенләштермибез. Без ничек бар, шулай сөйлибез. Районда йогышлы үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны ел башыннан 302 очракка кадәр арткан, соңгы атнада 21 очрак теркәлгән, коронавирус белән авыруның өч очрагы теркәлгән.

Бу статистиканы алга таба да тулыландыруны дәвам итәргәме яисә вирус безне читләтеп үтсен өчен, барысын да эшләргәме – бу хакта һәркем уйланырга тиеш. Табиблар прививка ясатудан баш тартмаска, ә хәзер инде ревакцинация ясатырга, шулай ук кагыйдәләрне үтәргә: битлекләр, антисептик куллануны, җәмәгать урыннарына баруны минимумга җиткерүне сорый. Шулай эшләгәндә без сәламәт булачакбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев