Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районында коронавирус йоктыруның 2 яңа очрагы ачыкланган

    Татарстанда коронавирусның 105 яңа очрагы ачыкланды, барлык очраклар да контакт юл белән йоктырган.

    Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 105 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгында әйттеләр.

    «22 пациент хастаханәдә, 83 кеше өйдә дәвалана», — диделәр матбугат хезмәтендә.

    30-50 яшьлекләр арасында 42 авыру ачыкланган. Авыру йоктыручылар арасында балигъ булмаганнар һәм 90 яшьтән өлкәнрәкләр юк.

    Казанда авыруның 55 очрагы, Чаллыда 13 очрагы ачыкланган.

    Пандемия башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 12 995 очрак теркәлгән. 10 658 пациент терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 21 кеше дәваланып беткән. 

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: