Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районында Халыкара гаилә көнен социаль хезмәткәрләр династияләрен тәбрикләп билгеләп үттеләр

    Гаилә хезмәт династияләре – ул династиягә нигез салу өчен старт мәйданчыгы булган бер тапкыр сайлаган һөнәргә, үз эшенә тугрылыклы булу күрсәткече, ә алга таба әлеге юлны балалар, оныклары Һәм оныкчыклар дәвам итәчәк.

    Социаль хезмәткәр һөнәре илебездә ХХ гасырның 90 нчы елларында барлыкка килгән. Ул ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне азык-төлек белән тәэмин итү һәм аларга башка хезмәтләр күрсәтүне үз эченә ала.

    Петровлар гаиләсенең һөнәри династиясе 1998 елда башлана. Анастасия Ивановна Петрова «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә ул оешканнан алып – 12 ел эшләгән. Эш җиңел түгел иде, бигрәк тә авылда көзге-язгы юлсызлык чорында, әмма, эшеңне яратып башкарганда барысын да җиңеп чыгарга мөмкин, дип искә алып сөйләде Анастасия Петрова.

    Анастасия Ивановна 55 яшендә лаеклы ялга китә, әмма аның намуслылыгын һәм җаваплылыгын белеп, җитәкчелек үзенә алмаш табарга тәкъдим итә. Озак көтәргә туры килми. Әнисенә алмашка кызы Алевтина Сухалова килә. Бу өлкәдә ул 10 ел эшли инде, димәк әни белән кызның халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә куйган уртак хезмәт стажы 22 ел.

    – Кечкенәдән ялгыз яшәүче бөтен әби миңа туганнарым кебек иде,-– дип сөйли Алевтина Петровна. – Мин әниемә өйдә гел булыштым, чөнки әни ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләренә барып хезмәт күрсәтте. Үземне бары тик социаль хезмәткәр буларак кына табасым килде, башка һөнәр турында уема да китермәдем.

    Анастасия Ивановна һәм Алевтина Петровнага район халкының рәхмәте чиксез. «Нежность» үзәгендә Анастасия Петрованы җылы сүзләр белән искә алалар һәм аның эше турында зур дулкынлану белән сөйлиләр.

    Хезмәт династияләре – һәр предприятиенең бәһасез байлыгы һәм таянычы. Династияләр эшләгән урыннарда һәрвакыт югары профессиональлек, тәҗрибә һәм осталыкны нәтиҗәле тапшыру. Халыкара гаилә көнендә “Нежность“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Тәнзилә Габдрахманова социаль хезмәт ветераны Анастасия Ивановна һәм аның кызы, Мюд авыл җирлегенең социаль хезмәткәре Алевтина Сухаловада кунакта булды һәм аларны бәйрәм белән котлады.

    – Туганлык җепләре белән бәйле хезмәткәрләр гаилә абруен төшермәскә тырышалар, шуңа да аларга җаваплылык, хезмәт сөючәнлек, тырышлык һәм намуслылык кебек эшлекле сыйфатлар хас. Мондый гаиләләрнең ачык мисаллары яшь буында хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, дәвамчанлыкны һәм гореф-гадәтләрне саклап калу өчен хезмәт итә, – дип ассызыклады «Нежность» үзәге директоры.

     

    Фото: «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге архивыннан алынды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: