Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында халык җыеннары башланды

Районның авыл җирлекләре башлыклары муниципаль берәмлекләрнең 2019 елда социаль-икътисади үсеш стратегиясе нәтиҗәләре турында хисап тоталар һәм 2020 елга үсеш юнәлешләре белән уртаклашалар.

Традиция буенча, халык алдында беренче булып Иске Ильдеряк һәм Иске Каремәт авыл җирлекләре башлыклары хисап тотты.

Җирлектәге уңышларда башлыкның тырышлыгы зур. Иске Ильдеряк авыл җирлеге белән Валерий Альметкин җитәкчелек итә.

Җирлек территориясендә урнашкан 480 йортта 1307 кеше гомер итә. Җирлектә уртача гомер озынлыгы 66,3 ел тәшкил итә, ир-атларда – 59, хатын-кызларда – 75 яшь. 2019 елда җирлектә 12 бала туган, 16 кеше вафат булган.

Җирлек территориясендә бер урта һәм бер төп мәктәп, ике балалар бакчасы эшли, 142 укучы белем ала, 30дан артык бала балалар бакчасына йөри. Өч ФАП эшли. Халыкның ялын һәм массакүләм бәйрәмнәр оештыру өчен 5 авыл клубы һәм 2 китапханә эшли, спорт мәйданчыклары һәм спорт залы бар.

Җирлек территориясендә сугышта катнашкан бердәнбер ветеран, 97- яшьлек Михаил Демьянович Чураев гомер кичерә.

Социаль яклау линиясе буенча 18 өлкән гражданга социаль хезмәткәрләр тарафыннан өйгә килеп хезмәт күрсәтелә.

Җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен гамәлгә ашыру финансларга бәйле – ел нәтиҗәләре буенча үз керемнәре 200 мең сум тәшкил иткән. Җирлек бюджеты 107 процентка үтәлгән һәм бу бюджетның финанс тотрыклылыгы нигезе һәм җирлек башкарма комитеты алдында торган бурычларны үтәү өчен төп чыганак булып тора.

– Әмма кискен торган проблемаларны хәл итү өчен җирлек бюджеты акчасы гына җитми, урыннарда тормыш сыйфатын яхшыртуга халыкны җәлеп итүнең нәтиҗәле инструменты – үзара салым программасы, – дип билгеләп үтте Валерий Кимович. – Биш ел эчендә үткәрелгән чаралар анализы күрсәткәнчә, үзара салымның гомуми күләме 1 миллион 300 мең сумнан артып киткән, республика 5 миллион 200 мең сумнан күбрәккә финанслаган.

Җирлектә халык җыены узды, анда 2020 елда үзара салым акчасы кеше башына 300 сум тәшкил итәчәк, дигән карар кабул ителде. 279 мең сум акча җыю планлаштырыла. Бу очракта республика финанслашу программасы

буенча җирлеккә 1 миллион 116 мең сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Җирлектә бу акчаны урам юлларына ком түшәүгә, вак таш сатып алуга һәм кышын юлларны карап тору өчен тотарга ниятлиләр.

Җирлек территориясендә шәхси йортлар төзү һәм төзекләндерү актив алып барыла.

Җирлек территориясендә инвестор – «Аксу Агро» эшли, 100 гә якын кеше әлеге агрофирмада хезмәт куя. Шәхси хуҗалыклар да актив үсә, анда 450 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 220 башы савым сыеры. Күпләрнең хуҗалыгында кече механизация чаралары бар – 45 тәгәрмәчле трактор, 6 йөк һәм 252 җиңел автомобиль.

Җирлектә ТОСлар (территориаль иҗтимагый үзидарәләр) актив эшли, алар эшләгән алты ел эчендә җирлек территориясендә җирлек тирәлеген төзекләндерү буенча гаять зур эшләр башкарылган. Бу вакыт эчендә алар өч тапкыр Татарстанда елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәләре республика бәйгеләрендә катнашып, 1 миллион 200 мең сумнан артык грант оттылар.

Бу акчага спорт мәйданчыгы территориясен әйләндереп алу өчен 200 метр койма сатып алынган, балалар бакчасы, Күпфункцияле үзәк паркын тотып алганнар, 7 контейнер сатып алынган.

2019 елда үзара салым акчасына 30 урам яктырткычын энергияне янга калдыра торган лампаларга алмаштырганнар. Әгәр 2018 елда җирлек территориясендә 120 яктырткыч булса (шуларның 80 е – энергияне саклаучы) бүген исә аларның саны 135 кә җиткән (11 е энергияне янга калдыра торган), ә энергия куллану чыгымнары шактый кимегән.

Җирлек башлыгы электриклар Петр Васюткинга һәм Владимир Исаншинга җирлеккә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук, Яңа Ильдеряктә, авыл клубы һәм ФАП территорияләрендә урнаштыру павильоны төзүдә инициатива күрсәткәне өчен Василий Васюткинны билгеләп үтте.

Яңа Ильдеряктә халык һәм җирлек хакимияте инициативасы буенча Җиңү паркына нигез салынды, Тарханкада Валерий Сапеев инициативасы белән чишмә төзекләндерелде.

Тулысынча тузган су челтәре җирлек өчен баш бәласы булып тора – узган елда гына да су челтәрендә 12 авария очрагы килеп чыккан, трассада су агып яткан тагын өч урын ашыгыч эшләр башкаруны таләп итә. Суүткәргечләрне ремонтлауда Петр Васюткин, Алекспей Маклаков, Александр Зольников, Михаил Никонов һәм башкалар зур ярдәм күрсәтәләр.

Әмма бүгенге көндә төп проблема булып скважиналарны лицензияләү мәсьәләсе тора, моның өчен җирлеккә миллион сумнан артык акча кирәк, кызганыч, ә алар җирлек бюджетында юк.

Җирлектә 2019 елга планлаштырылган бурычлардан зиратларны рәсмиләштерү, авыл җирлеге бинасына капиталь ремонт ясау һәм Яңа Ильдеряктә Кече Уиш елгасы аша күперне капиталь ремонтлау мәсьәләләре чишелми калган. Иске Ильдеряк урта мәктәбе ашыгыч рәвештә яңа ашханә таләп итә. Иске Ильдеряк клубы да капиталь ремонтка мохтаҗ. Тарханкада һәм Иляшкинода ике ФАП эшен яңартырга кирәк (бу мәсьәлә халык тарафыннан күтәрелде, бүгенге көндә монда фельдшер урыны буш). Ә Иске Ильдеряктә лицензияле алкоголь продукциясе сату буенча кибет ачарга кирәк.

Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнүчеләрнең исемлеген төзү җирлек өчен актуаль мәсьәлә булып тора.

Халык җыенында Иске Ильдеряк мәктәбе директоры Сергей Маклаков, участок вәкиле Рәсил Нотфуллин, депутат Михаил Пикмуллин, педагогик хезмәт ветераны Лидия Горбунова чыгыш ясадылар.

– Халыкта җирле хакимияткә карата берничә генә сорау тууы гаҗәп түгел – үзәк юлдан Яңа Ильдеряккә таба 300 метр озынлыгында юл төзү һәм ике торак пунктта фельдшерларның булмавы, – дип билгеләп үтте җыен азагында район башлыгы Камил Гилманов. – Шунысы сөенечле, халык җирлекнең уңышлы эшчәнлеген муниципалитет җитәкчесе Валерий Альметкин белән бәйли һәм аңа рәхмәт әйтә. Ул активистлар белән бергә җирлекнең иминлеге хакына бөтен көчен кертә – ул 29 ел районда гына түгел, Татарстанда да муниципаль берәмлек җитәкчеләре арасында алыштыргысыз аксакал булып тора.

Район җитәкчесе җирлекнең алга таба да уңышлы эшләвен теләде һәм аны төзекләндерүдә, икътисади яктан үстерүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен актив гражданнарны бүләкләде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев