Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында көчле давыл өй түбәсен каерып ташлаган

Иртәнге якта көчле яңгыр белән килгән давыл Иске Кыязлы авылында шәхси хуҗалыкларның берсендә өй түбәсен каерып ташлаган.

Элегрәк Лениногорскида көчле җил спорт комплексы түбәсен каерган иде. Социаль челтәрләрдә «Юность» спорт комплексы бинасыннан түбә калаеның каерылу видеосы пәйда булды. Бәхеткә беркем дә зыян күрмәгән.

Гарасат Аксубай районына да килеп җитте. Глонасс системасы буенча район диспетчерлык хезмәтенең бердәм номерына авыл кешесеннән хәбәр иртәнге 7.00 сәгатьтә килеп ирешә. Урынга коткаручылар, район җитәкчелеге, иминият агентлары чыкты.

– Көчле җил 99 квадрат метрлы өйнең 60 квадрат метр мәйданында түбәне каерып ташлаган. Беркем дә зыян күрмәгән, түбә профнастил белән ябылган булган, – дип шәрехләде Аксубай янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе урынбасары Зөлфәт Җиһангиров.

Йорт хуҗасы Марс Дәүләтшин гадәттән тыш хәлнең иртәнге сәгать бишләр тирәсендә килеп чыгуы турында сөйләде. Түбәне яңабаштан ябарга туры киләчәк, милек иминиятләштергән.

Фото: Бердәм диспетчерлык бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев