Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Качману бәйрәмен билгеләп үттеләр

Район православие динендәгеләр Хач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Һәрвакыттагыча, Аксубайның «Таш чокыр» чишмәсендә халык күп иде. Әлеге чыганакта суны аруландыру ел саен үткәрелә һәм һәр тапкыр Аксубай районы тормышында шатлыклы һәм зур вакыйгага әйләнә.

Православие динендәгеләр бирегә 19 гыйнвар көнне төш вакытында килә. Иисус Иордан елгасында чукындырылган көнне чыганактагы суны изгеләндерү йоласын Аксубайның Феодосий Тотемский православие чиркәве дин әһеле иерей Антоний Рыбочкин башкарды.

Изгеләндерү тантанасы тәмамланганнан соң, ул барлык җыелучыларны чын күңелдән Бөек Качману бәйрәме белән котлады, барысына да чын күңелдән сәламәтлек һәм изге эшләрдә Ходай ярдәме теләде.

Таш чокыр чыганагына килгән кешеләр үзләре өчен изгеләндерелгән су алдылар. Кайберәүләр кыюлык җыеп, изгеләндерү йоласы үткәрелгән суга чумып та алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев