Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында кабат урманнарга баруга чикләүләр кертелде

ТР Министрлар Кабинетының 2022 елның 8 августындагы карары белән кайбер районнар территориясендә кешеләрнең урманнарда булуы һәм аларга транспорт чараларының керүе чикләнгән.

21 календарь көнгә чикләү коры һава торышы саклану һәм район территориясендә урнашкан урманнарда янгын чыгу ихтималы арту сәбәпле кертелгән. Аксубай урманчылыгы район халкыннан, чикләүләр гамәлдә булган чорда урманнарга барудан, аларга транспорт чараларының керүеннән, урманнарда билгеле бер төр эшләр башкарудан тыелып торуны сорый.

– Урманнарга кергәндә шлагбаумнар урнаштырылган, дәүләт урман инспекторлары патрульлек итәчәк, – дип билгеләп үтте Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. – Бу җаваплы чорда һәркем туган якның киләчәге, аның табигате кешенең үз-үзен тотуына бәйле, дип уйланырга тиеш. Кечкенә генә очкын зур янгынга китерергә мөмкин. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев