Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында исерек шоферларның кыр юллары буенча да узу мөмкинлеге юк

Аксубай районында исерек шоферларны ачыклау буенча рейд чаралары традициягә әйләнде.

"Тоннель" операциясе кысаларында үткәрелгән чираттагы рейдта хәбәрчебез дә катнашты. Полиция бүлегендә инструктаж узганнан соң, юл-патруль хезмәте автомобильләре һәм полициянең участок вәкилләренең "Нива" машинасы районның төрле почмакларына таралышты. Дәүләт автоинспекторлары белән бергә юлга полициянең участок вәкилләре дә чыкты.

Аксубай-Емелькино юлында яктыртылган трасса район үзәге чиген узуга ук тәмамлана. Ерактан килүче машина фарасы яктысын күреп, "Нива " юл кырыенда туктады, аның артыннан без дә машинаны туктаттык.

– Исерек шоферлар, гадәттә, авыл юллары буенча йөрергә тырыша, – дип шәрехлиләр полиция хезмәткәрләре. Шулай ук зур юлларга авыл юллары буйлап чыгучы автомобильләрне дә туктаттылар. Тик андыйлар арасында тәртип бозучылар булмады – кемдер эштән кайта иде, кайсылары бер авылдан икенчесенә кадәр юлны шул рәвешле "кисеп" чыкты.

Шул ук вакытта без машина йөртүчеләр арасында, аларның исемнәрен дә, фамилияләрен дә сорамыйча гына: "Район юлларында төнге рейд чаралары кирәкме?" дигән сораштыру уздырдык.

– Кирәк, әлбәттә, шоферлар исерек килеш руль артына утыра. Үзем руль артында гына түгел, бөтенләй эчмим, – дип җавап бирде "ундүртле" машинасы йөртүчесе.

–Рейдларга әйбәт карыйм, – дип кыска гына җавап тотты юл-патруль хезмәткәрләре туктаткан чираттагы машина хуҗасы.

– Алда нинди машина яктырта икән, дип торам, – дип елмаеп ишекне ачты «Газель» автомобиль йөртүчесе. – Бер-бер хәл булганмы икән әллә, дип уйладым. Юлда рейдлар булмаса – бардак булачак. Кайчагында юлларда әллә ниләр килеп чыга. Хәер, хәзер инде күпкә тыныч.

Ул, нәрсә булганын белү өчен, билгеләнгән юлдан махсус борылган икән. Үзара ярдәмләшү - машина йөртүчеләрнең канында. Басып торып өшегәч, җылыныр өчен тагын машиналарга креп утырдык.

Төнге юл романтикасы асфальт юл тәмамланган урында төгәлләнде. Ышаныгыз! Безнең "Ларгус" машинасы, төнлә авыл юлларын очып кына үткән полиция "Нива"сы артыннан чак кына өлгерде. Рейд узган кичтә без кырык чакрымнан артык юл үттек. Плиция хезмәткәрләренә карата хөрмәтем тагын да артты, чөнки алар торак пунктларның барлык урамнарын, барлык кыр юлларын беләләр. Әйтергә кирәк, бу юлы да бер генә авыл юлы да, кыр юллары да, берсе дә игътибардан читтә калмады. Сүз уңаенда, әлеге юллар буенча сиздермичә генә узып китәргә теләгән шоферларны беркатлы, дип әйтәсе килә.

Дүрт сәгатьтән без район үзәгенә кайттык. Бу рейдта тәртип бозучылар ачыкланмады. Машина тәрәзәсеннән торак пунктларда утлар җемелдәве генә күренеп барды, сәгать уклары 9га якынлаша иде инде. Район халкы йокларга ятарга әзерләнә. Ә полицейскийлар, юлларда бар да тыныч, тәртиптә булсын өчен, еш кына бу вакытта өйләренә кайталар гына әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X