Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында ике яшьлек сабыйда COVID-19 авыруы теркәлгән

Узган атнада Аксубай районында ОРВИ белән авыруның 33 очрагы теркәлгән.

Табиблар билгеләп үткәнчә, расланган диагнозларга карамастан, һәр авыручының яңа коронавирус инфекциясе билгеләре бар. 13 кеше стационарда дәвалана. 

COVID-19 авыруының расланган очраклары арасында – ике бала, соңгысына нибары 2,4 яшь кенә. Балалар авыруны җиңел формада кичерә. 

Июль башыннан районда COVID-19 белән авыруның 11 очрагы теркәлгән, шуның өч очрагы – 19 июльдә. Контактлы авырулар саны арта бара. 

Район җитәкчелеге, табиблар, Роспотребнадзор чаң суга. Район башлыгы Камил Гилманов эшлекле дүшәмбе вакытында кыска вакыт эчендә коллективларда вакцинация ясатуны төгәлләргә чакырды, бүгенге көндә прививка ясатучылар 31 процент кына тәшкил итә. 

Аксубай район үзәк хастаханәсенең поликлиника мөдире Алина Маланчева бүгенге көндә 165 доза «Спутник» вакцинасы бар, «ЭпиВак», «КовиВак»ны куйдыру өчен язылу оештырылуы турында хәбәр итте. Вакцинация куйдыру район үзәк хастаханәсендә дә, фельдшерлык пунктларында да оештырылган. 

– Теркәлгән очраклар арасында – балалар, шуңа күрә без, өлкәннәр, үз гаиләләребез, үз коллективларыбыз турында уйларга тиеш, саксызлык аркасында башка кешеләргә авыру йоктырып, санитар-эпидемиологик таләпләрне бозган өчен җинаять җаваплылыгы көчәйтелде, – дип нәтиҗә ясады район башлыгы. 

Аксубай районында пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы теркәлгән. Әмма, табиблар билгеләп үткәнчә, яңа коронавирус йогышы белән авырган кешеләр арасында бөер, бавыр, кан тамырлары авыруларыннан зарланучылар да, күрү һәм ишетү начарлану очраклары да бар. 

Әлбәттә, һәркем сайлап алу хокукына ия: прививка ясатырга һәм якыннарын сакларга, яисә авыручылар исемлеген тулыландырырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев