Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында гражданнар җыеннары башланды

Беренче хисап утырышы иң аз халыклы Иске Кармәт авылы җирлегендә үтте. Гадәттәгечә, гражданнары җыены эшендә хакимият башлыгы Камил Гыйльманов, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, хокук саклаучылар һәм район тормышын тәэмин итүче оешма вәкилләре катнаша.

– Авыл җирлекләре башлыкларының хисаплары – ул традиция генә түгел, ә ихтыяҗлылык. Чөнки аларда эшләнгән эшләрдән бигрәк, эшлисе эшләр ачык күренеп тора, – дип белдерде Иске Кармәт авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мусабиков. 

Иске Кармәт җирлегендә бүгенге көндә 420 кеше исәпләнә. Биредә 11 бала белем алган башлангыч мәктәп һәм 9 сабые булган балалар бакчасы эшли. ФАП, почта, клуб, Хәсән Туфан музее да гамәлдә.

Узган елда җирлек территориясендә авылны төзекләндерү, экологик йөзен матурайту эшчәнлегенә нык игътибар бирелгән, авылның бөтен территориясен тәртипкә китерү эшләре алып барылган. Шулай ук зиратны чистарту эше башкарылган. Ике чишмәне төзекләндергәннәр.

Әлбәттә, бу эшләрне башкаруга үзара салым түләү референдумында кабул ителгән мәсьәләр ярдәм иткән. 2018 елда шушы юнәлештә җирлектә йөз меңнән артык сум акча җыелган. Әлеге чара кысаларында җыелган һәр сум республика ярдәме белән дүрт тапкырга арткан, дигән сүз.

Җыелган керемне юлларга вак таш белән салуга, чүп-чар җыю һәм чыгаруга, чүплекне тәртипкә китерүгә, энергия саклаучы фонарьлар алуга тотканнар. Шулай ук бер урамга ут сузганнар, тирәнсуырткыч насос алганнар. Бер скважинаны электрга тоташтыру нәтиҗәсендә яз көне кармәтлеләр чишмә суы эчә алачак. Икенче скважина өчен тирән суырткычлы насос, тросс, торбалар һәм кабель алынган. Үзара салым акча ярдәмендә кыш көне дә авыллардагы юлларны яхшы хәлдә тотарга мөмкинлек туган.

Шул ук вакытта авыл җирлеге башлыгы 2018 елга кабул ителгән ике бурычның үтәлмәвен дә танырга мәҗбүр булды: иске су башнясын буйый алмаганнар һәм кулланышта булмаган җирләрне рәсмиләштерергә өлгермәгәннәр. Әлеге бурычлар 2019 елга өстенлеккә ия булачак.

Моннан тыш, җирлек өстәмә рәвештә бишенче электрүткәргеч һәм энергиясаклагыч фонарьлар алырга, урамнарга вак-таш җәюне дәвам итәргә, чишмәне төзекләндереп бетерергә планлаштыра.

Иске Кармәттә узган җыенда авыл мәктәбе директоры Әлмира Шиһапова, полиция участковые Риназ Сөләйманов та чыгыш ясады.

Авыл халкы исә урам этләрен бәйдә тоту, чүплекне карап тору, чишмәне төзекләндереп бетерү мәсьәләләре белән кызыксынды.

Җыен ахырында Фәнис Мөсәбеков район җитәкчесенә үзеннән җирлек башлыгы вәкаләтләрен алу турында мөрәҗәгать итте. Район башлыгы Камил Гыйльманов, гаризасын кабул итеп  аңа озак еллар дәвамындагы эшчәнлеге өчен рәхмәтен җиткерде.

Шул ук көнне Иске Кармәт җирлегенең депутатлар корпусы яңа җитәкче сайладылар. Әлеге вазифаны хәзер Андрей Парфенов башкарачак.

Андрей Парфенов 1968 елда туган, югары белемле, 2007 елда финанс-икътисад институтын тәмамлаган, “Кармәт” колхозында машина йөртүче булып эшләгән. 2000-2009 елларда – Иске Кармәт җирлеге башлыгы, 2010 елдан “Производственное предприятие” ҖЧҖтә директор урынбасары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев