Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында гөмбә үстерү өчен субстракт җитештерү цехы ачылды

Аксубай районында Анатолий Самаренкин КФХсында блок-гөмбәчек җитештерү буенча яңа цех ачылды.

Әлеге уңайдан предприятиедә бизнес вәкилләре, оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары җыелды. Ачылыш тантанасында кунакларны традицон ипи-тоз, җырлар белән каршы алдылар.

– Без терлек, кукуруз, көнбагыш һәм башка бик күп нәрсәләрне үстерергә өйрәндек, ә гөмбә – безнең өчен яңа юнәлеш, – дип ассызыклады, чараны ачып, район башлыгы Камил Гилманов. – Өч ел дәвамында җитештерүгә 230 миллион сумнан артык акча кертелде. Анатолий Константинович, кече ватаныгызны үстерүгә керткән өлешегез өчен Сезгә чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә сәламәтлек, бизнесыгызның чәчәк атуын телим.

Район башлыгы Анатолий Самаренкинны районның иң яшь эшмәкәре дип атады, Аксубайда аның гөмбә бизнесына өч ел, ә күптән түгел эшмәкәргә 81 яшь тулды.

Цех ачу тантанасына килгән ТР Дәүләт Советы Шамил Яһудин, Анатолий Константинович – туган авылы үсеше өчен бөтен күңелен биргән, туган төбәген ихластан яраткан кеше, дип билгеләп үтте.

– Гөмбә цехын булдыру идеясен хуплаганнары өчен авыл халкына, район җитәкчелегенә чын күңелемнән рәхмәтлемен, – диде Анатолий Самаренкин. – Без бергә менә дигән заманча предприятие булдыра алдык.

Символик кызыл тасма киселде, яңа цех эшенә старт бирелде.

Монда гөмбә алу өчен нигез булып торган чимал җитештерлә. Склад бинасыннан чимал (көнбагыш кабыгы) брикетлар әзерләү цехына торбалар буенча тапшырыла. Савытларда чимал мицель белән кушыла һәм полиэтилен пакетларга тутырыла.

Самаренкинның “Гөмбә патшалыгы” зурлыгы һәм гөмбә үстерү буенча цех төзүдә кулланылган яңа технологияләре белән таң калдыра.

Анатолий Константинович “Авыл таңнары” өчен сорауларга җавап бирү мөмкинлеген дә тапты.

– Сезнең проектның уникальлеге нәрсәдә?

– Татарстанда аңа тиңнәр юк, хәтта Россиядә гөмбәләр җитештерү буенча мондый комплекс әлегә юк.

– Ни өчен нәкъ менә гөмбә?

– Минем һәрчак туган авылым, авылдашларым өчен күңелем әрнеде. Туган авылымның нинди хәлдә булуын, ир-атларның авылда эш юклыктан ничек интегүен күрдем. Бервакыт, кунакка кайткач, иртән минем янга авылдашым килеп, елап диярлек үзләре өчен эш урыннары булдыруда ярдәм сорады. Шулай итеп, бергәләп гөмбә үстерергә дигән карар кабул иттек.

Барысы да аздан башланды. Беренче эш итеп, ташландык складларны төзекләндердек, аларга коммуникацияләр үткәрдек, җиһазлар алып кайттык. Кешеләр башта субстрактлы полиэтилен пакетларда ничек гөмбә үсүен аңламадылар. Барысы да яхшы килеп чыкты. Эксперимент уңышлы булды. Ул вакытта автоматика юк иде әле. Без брикетларга кулдан су сибеп йөрдек. Ә аннан соң процессны автоматлаштырдык.

– Гөмбә җитештерүгә нинди дә булса уникаль технология керттегезме?

– Гадәттә, вешенка җитештергәндә тамчылы сугару кулланыла. Бу яңа цехта без бөтен яңалыкны кулланырга тырыштык – анда автомат линия эшли, су сибүнең яңа төре – томанлы сугару.

– Җитештерү егәрлеге нинди?

– Ай саен биш тонна гөмбә җыйдык, брикет-гөмбәчекләр ясау буенча яңа цех файдалануга тапшырылганнан соң, продукция күбрәк булыр дип ышанам.

– Авылны үстерүдә әлеге бизнес мөһим роль уйныймы. Күпме эш урыны булдырылган?

– Предприятиедә 20 кеше эшли. Һәм мин моңа бик шат. Өч ел эчендә авылда тормыш җайга салынды, халыкның кәефе яхшы якка үзгәрде. Ир-ат хезмәткәрләр – утыз мең, хатын-кызлар егерме меңнән артык эш хакы ала.

– Ассортиментны киңәйтергә, башка төр гөмбә җитештерергә планлаштырмыйсызмы?

– Юк, башка төр гөмбә җитештерергә уйламыйбыз. Бары тик вешенка гына. Бу продукцияне сату җайга салынган, аны шифаханәләр, эшкәртү предприятиеләре теләп сатып ала. Цехлар булдыруга инвестицияләр шыктый кертелде, әлегә керем турында сөйләп булмый.

– Продукцияне сатуда улыгыз сезгә ярдәм итәме?

– Әйе, әлбәттә булыша, челтәр маркетингында аның тәҗрибәсе зур (ред. искәрмә: Анатолий Самаренкинның улы – Дмитрий Анатольевич, "Казан май комбинаты" АҖ директорлар советы рәисе), ул цехны ачу тантанасына кайта алмады, Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә.

– Киләчәккә планнаргыз нинди? Сез кече ватаныгыз өчен шулкадәр зур эш башкардыгыз – чиркәү, каравылчы йорты төзедегез, чишмәне, балалар мәйданчыгын төзекләндердегез, авылга булышасыз. Туризмны үстерү буенча идеяләр юкмы?

– Юк, бу хакта уйланмадым. Әмма киләчәктә предприятиедән ерак түгел генә аккан елганы буып, анда авыл хезмәтчәннәре, авыл халкы өчен ял итү почмагы булдырырга дигән уем бар. Минем үзләре туып-үскән авылларын ташлап киткән һәм аның турында оныткан кешеләргә ачуым чыга. Ә бит алар да, инвестицияләр кертеп һәм эш урыннары булдырып, туган төбәкләренә ярдәм итә алырлар иде. Шул вакытта безнең авылларыбыз гөрләп чәчәк атар иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев