Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында физик культура хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Физкультурачылар көнен беренче тапкыр 1939 елның җәендә рәсми төстә билгеләп үтәләр, һәм шул көннән башлап августның икенче шимбәсендә массакүләм спорт сөючеләр бу көнне хаклы рәвештә үзләренең һөнәри бәйрәмнәре дип саныйлар.

Бүген сәламәт яшәү рәвеше трендта, диләр. Спорт төрле чаралар ярдәмендә төрле яшьтәге кешеләр арасында пропагандалана. Физик культура хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме барлык тренерларны, физкультура укытучыларын, спортчыларны һәм актив яшәү рәвешен яратучыларны берләштерә. Шимбә көнне тантаналы өлеш башланганчы ук бәйрәм кәефе сизелде – музыка уйнады, сәхнәдә район мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады.

– Безнең районда иң яхшы укытучылар һәм физик культура тренерларының көчле командасы формалашты. Ярышларда күп тапкыр җиңүләр һәм спортчыларның югары нәтиҗәләргә ирешүләре моның ачык дәлиле, – дип сәламләде бәйрәмне алып баручы Надежда Мишина.

– Мин бу зур һәм якты вакыйгада катнашучыларны котлыйм. Физкультурачылар көнендә без сезгә югары казанышлар һәм лаеклы җиңүләр телибез.

Район башлыгы Камил Гилманов җыелучыларны, спорт оешмалары җитәкчеләрен һәм хезмәткәрләрен, тренерларны һәм физкультура укытучыларын бәйрәмнәре белән котлап, иң-иңнәрне ТР Спорт министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

— Бүген бездә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Әлеге шартлар елдан-ел яхшыра бара. Безнең район ТР Президентының сәламәт яшәү рәвешен үстерү программасын актив хуплый. Хәзерге яшьләр өчен күп нәрсә эшләнә: спорт заллары, йөзү бассейннары төзелә. Соңгы вакытта урам спорты популярлашты. Биредә дә без вакыт белән бергә атлыйбыз – ишегалларында тренажерлар белән мәйданчыклар төзибез. Минемчә, бүген, иң ялкаулар гына спорт белән шөгыльләнми торгандыр, — дип ассызыклады район башлыгы.

Сәхнәдә районның иң яхшы спортчыларын, үз һөнәрләренә тугры хезмәткәрләрне хөрмәтләү тантанасы булды. Баскетбол буенча югары квалификацион категорияле тренер Рәис Бикулов ТР Спорт министрлыгының мактау билгесе белән бүләкләнде. Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга күпьеллык һәм нәтиҗәле өлеш керткәне өчен ТР Спорт министрлыгы исеменнән (ТР Спорт министры Владимир Леонов исеменнән) чаңгы ярышлары буенча тренер Владимир Альметкинны юбилее белән котлады. Хоккей буенча тренер Нияз Хисмәтов, волейбол буенча – Анфиса Ишметова, чаңгы буенча Владимир Кожеманов район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров хоккей буенча тренер Семен Яругинга, Мөсәвәрә Кәримовага, Илһам Хәйретдиновка Рәхмәт хатлары тапшырды. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин спорт ветераны Анатолий Калмыковны, шахмат-шашка клубы җитәкчесе Геннадий Горбуновны, Иван Семеновны, Татьяна Атряскинаны, Надежда Кулькованы, Марина Мельникованы, Алсу Әхмәтҗанованы, Руслан Терегуловны, Валентина Купцованы, Рәис Зәйдуллинны, Җәлил Хәйруллинны билгеләп үтте.

Спорт мәктәбен тәмамлаучылар, билбау көрәше, хоккей, футбол, чаңгы ярышлары һәм волейбол буенча район, зона һәм республика ярышларында күп тапкырлар җиңүләр яулаган һәм призерлар булган спортчылар да читтә калмады. Аларга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды. ТР ДОСААФның Аксубай оешмасы җитәкчесе Петр Волков спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтовны, методист-инструктор Айрат Гайнуллинны, тренерлар Рәис Бикушевны, Леонид Васильевны, Шамил Мотыйгуллинны, Җәмил Сәйфуллинны, Мактау грамоталары белән бүләкләде.

– ТР Спорт министрлыгы республика районнарына актив ярдәм күрсәтә. Киләчәктә безнең хезмәтебез юкка чыкмас, яхшы нәтиҗәләр китерер дип өметләнәм. Безнең тәрбияләнүчеләр югары казанышлар күрсәтәләр. Алар республика һәм дөньякүләм дәрәҗәләргә чыгалар, – дип билгеләп үтте Радик Канәфин.

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев