Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында даруханәләрне антибиотикларны рецептсыз сатуга тикшерәчәкләр

Район прокуроры Эдуард Хираҗев даруханәләрне антибиотикларны рецептсыз сату-алу эшен тикшерергә ниятли.

Бу хакта ул коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында хәбәр итте. Штаб үз эшен активлаштырды.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә районда Covid -19 авыруының 37 очрагы теркәлгән.

– Бу вирус безнең белән яшәячәк, ул мутацияләнәчәк. Без вирусны җиңә алмыйбыз, әмма иммунизация юлы белән аны контрольдә тота алачакбыз. Беренче кадатучылар рәтендә булу өчен вакцина көтәм. Вакцина уңаеннан социаль челтәрләрдә фейклар күп таратыла. Россиядә микробиология мәктәбе бик көчле. Без балаларга тудыру йортында ук прививкалар ясыйбыз, вакцинация, ревакцинацияләр үткәрәбез. Безнең сәламәтлек саклау тармагы эше кешеләрнең гомерен озынайтуга, халык авырмасын өчен, безне саклауга юнәлтелгән, – дип мөрәҗәгать итте оператив штаб әгъзасы районның баш табибы.

Яңа вирус инфекциясе күпләрдә җиңел формада уза. Марсель Ислямов сүзләренчә, районда 250 кешедән «G» антитәнчекләренә анализ алынган, 20сендә ул уңай булып чыккан, ягъни бу кешеләр инде яңа коронавирус инфекциясе белән авырган. Халыкның 10 проценты бу авыруны үткәргән дип уйларга нигез бар.

Табиб, чирләүчеләрнең, грипп очрагындагы кебек үк, кабат авырырга мөмкин булуына басым ясады. Әлегә вакцина юк, шуңа күрә авырмас өчен бердәнбер ысул – битлек киеп йөрү, кулларны эшкәртү.

Ул авыруларның башлангыч стадиядә даруханәләргә баруына борчылуын белдерде. Антибиотиклар сатып алалар һәм дәвалана башлыйлар. Һәм антибиотикларның коронавирус белән көрәштә нәтиҗәсез икәнен, тагын бер кат искәртте. Кешеләр үз белдекләре белән уңышсыз дәваланганнан соң, табибка киләләр. Көн саен районда хастаханәдән тыш пневмонияләрнең 5-6 очрагы ачыклана, дип билгеләп үтте ул. Антибиотиклар белән дәвалану курсыннан соң, анализлар алу файдасыз – штамплар стерильле була, ә дәвалау процедурасы тагын да озаккарак сузылачак.

Район прокуроры Эдуард Хираҗев хәбәр иткәнчә, прокуратура район даруханәләрен катгый рәвештә рецепт буенча сатылырга тиешле дәвалау препаратларын сатуны ачыклау буенча тикшерәчәк.

Оператив штаб утырышында башкарма комитет, Роспотребнадзор, полиция, җәмәгать урыннарында битлек режимын бозган өчен беркетмәләр төзергә вәкаләтле мобиль төркемнәр белгечләренең чыгышлары тыңланды.

Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов мәгълүматларына караганда, районда санитар-эпидемиологик таләпләрне бозган өчен ике җәмәгать туклануы объекты эшчәнлеге туктатылган.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илгиз Алмакаев хәбәр иткәнчә, коронавирус йогышы таралуга юл куймау кысаларында пандемия башланганнан бирле полиция хезмәткәрләре 500 беркетмә төзегән, аларның 359ы битлек режимын бозган өчен штраф түләгән.

Оператив штабта билгеләп үтелгәнчә, хокук бозучыларга беркетмәләр төзергә полиция хезмәткәрләре генә түгел, башка контрольлек итүче органнар – экологлар, башкарма комитет, дәүләт алкоголь инспекциясе, технадзор вәкилләре дә хокуклы. Битлекне шулай да дөрес кияргә кирәк – яраклаштырып киелгән битлек штрафтан да, коронавирустан да сакламаячак.

– Коронавирус буенча хәл тотрыклы, киеренке кала бирә һәм безгә хезмәтләр һәм ведомстволар көчен тагын да берләштерергә кирәк, – дип нәтиҗә ясады район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. – Халыкны да ковидка каршы кагыйдәләрне үтәүдә тагын да җаваплырак һәм таләпчәнрәк булырга өндим, бу безнең куркынычсызлык – бу безнең уртак иминлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев