Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында COVID белән авыручылар саны арта

Аксубай районында 19 июньгә яңа коронавирус йогышы белән авыруның расланган 18 очрагы теркәлгән.

Әгәр моңа кадәр сан унбер чигендә торган булса, соңгы атнада исә үсеш күзәтелде.

– Хәл тотрыклы булса да, проблема кала бирә, – дип шәрехли Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов. – Без бу вирус белән яшибез, үзеңне куркыныч астына куймас һәм яңа коронавирус инфекциясе йоктырмас өчен, битлек-перчатка режимын максималь рәвештә үтәргә кирәк.

Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, авыруны җиңел формада кичерүчеләр өйдә, медиклар күзәтүе астында дәваланалар.

Бүгенге көндә 11 кеше сәламәтләнгән, 6 кеше өйдә дәвалана, 1 кеше – стационар дәвалауда. Короновирус буенча чикләү чараларының шактые бетерелсә дә, белгечләр барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә, кулларны һәм битләрне сабын белән ешрак юарга, җәмәгать урыннарында социаль дистанцияне үтәргә киңәш итә.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев