Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Covid -19 инфекциясенең 1 яңа очрагы ачыкланган

Республикада пандемия башланганнан бирле яңа коронавирус йоктыруның 6563 очрагы теркәлгән.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid -19 коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 27 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Узган тәүлек эчендә республикада 27 кеше яңа коронавирус инфекциясе белән авырды. Шулай итеп, Татарстан Республикасында арта барып, 6 563 очрак булды», - дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренә караганда, тәүлек эчендә коронавируска 5 мең 96 ПЦР-тест үткәрелгән. Авырулар белән элемтәдә булган 566 татарстанлы медицина күзәтүендә кала.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев