Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районында COVID-19 белән авыручылар саны декабрь аенда 13кә арткан

    Узган атнада Аксубай районында COVID-19 авыруының 5 очрагы ачыкланган.

    Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов аңлатканча, коронавирус йогышы пандемиясе башланганнан алып Аксубай районында Covid-19 авыруның 57 очрагы теркәлгән.

    –Вирусның циркуляциясе дәвам итә, кешеләр эшкә йөриләр, җәмәгать урыннарында булалар. Декабрьнең өч атнасында гына да авыру йоктыручылар саны 13 кешегә кадәр арткан. Июнь аенда шулкадәр үк авыручы теркәлгән иде, районда пандемиянең беренче дулкынында авыручылар санының иң югары ноктасы нәкъ менә июнь аена туры килде, – дип сөйләде белгеч.

    Бу атнада белем бирү учреждениеләрендә балалар өчен чыршы бәйрәмнәре башлана. Роспотребнадзор яңа ел бәйрәмнәренә чит кешеләрне, хәтта ата-аналар тарафыннан Кыш бабайны да кертмәскә киңәш итә.

    – Яңа ел бәйрәмнәрендә районга кайтучылар күп булачак, сәүдә нокталарында, чыршы бәйрәмнәрен үткәрү урыннарында, хәтта ачык мохиттә дә коронавирус инфекциясенең таралуына юл куймау буенча катгый чаралар күрергә кирәк, – дип шәрехләде район башлыгы Камил Гилманов.

    Район мәктәпләрендә яңа ел бәйрәмнәре чаралары ничек оештырылачак?

    Район үзәгенең 2нче мәктәбе директоры Энҗе Туктарова сүзләренә караганда, әлеге белем бирү учреждениесендә – 18 сыйныф-комплект бар, шуңа күрә чыршы бәйрәмнәре инде 21 декабрьдән башлап, катгый рәвештә берәр сыйныф белән генә уза, һәр чарадан соң дымлы җыештыру үткәрелә, ата-аналар яңа ел тамашаларына кертелми. Ә сыйныф җитәкчеләренә яңа ел тамашаларын яздырып, ата-аналар чатларына урнаштыру тәгъдим ителгән.

    Район башлыгы эшлекле дүшәмбедә җитәкчеләрне коллективларга һәм халыкка өйдә күмәк бәйрәм итүләргә юл куймаска кирәклеге хакында искәртергә чакырды, аларның нәтиҗәләре аянычлы тәмамланырга мөмкин, дип искәртте.

    Андрей Тимирясов билгеләп үткәнчә, күпләр әлегә кадәр авыруның җитдилегенә ышанмый һәм үз сәламәтлекләренә карата битарафлык күрсәтүне дәвам итәләр. Шул ук вакытта табиблар чаң сугудан туктамый, көн саен Covid-19 һәм йогышлы пневмония авыруларының яңа очраклары теркәлә.

    Район үзәк хастаханәсе баш табибының дәвалау буенча урынбасары Ленар Әхмәтшин сүзләренә караганда, ел саен Чистайга тикшерү өчен өч-дүрт авыру озатыла.

    Коронавирус инфекциясе белән авыручыларны бушлай дару препаратлары белән тәэмин итү дәвам итә. Ленар Әхмәтшин ышандырганча, дарулар белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: