Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районында COVID-19 белән авыручы 11 кешенең тугызысы терелгән

    Бу атнада Роспотребнадзорның Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина журналистларга, Татарстанда битлек режимының ким дигәндә көз башына кадәр дәвам итәчәген хәбәр итте.

    Битлек-перчатка режимы чикләүләрне бетерүнең бөтен этапларында да озайтылачак. «Мин, бер айдан соң без битлек һәм перчаткаларны салырбыз» дигән фаразлар куймас идем. Шулай да көзгә кадәр без шундый режимда яшәргә мәҗбүр булырбыз. Перчаткасыз йөрсәк тә, һич кенә дә битлексез түгел», – дип билгеләп үтте Марина Патяшина.

    – Районда битлек һәм перчатка режимын бозучылар саны кимеде, күрәсең, үзизоляция вакытында барысының да өйдә утырырга мәҗбүр булган чор йогынты ясады, – дип шәрехли полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов. – Безнең хезмәткәрләр көн саен рейдларга чыга. Хезмәткәрләр беркетмәләр төзергә һәм җәзага тартырга хокуклы, әмма безнең төп бурыч – таҗлы вирус йогышының күпләп таралуына юл куймау.

    Хезмәткәрләрнең иртәсе үзәк урамнарны йөреп чыгудан башлана, безнең хәбәрче дә патруль белән рейдка чыга. Сәүдә нокталары, үзәк базар, мәйданнар, парклар, спорт мәйданчыклары – аерым игътибар зонасында.

    Һәркем битлекнең җәмәгать урыннарында, транспортта мөһим булуын аңлый, әмма полиция хезмәткәрләре, шул ук парк һәм скверларда булганда социаль дистанция саклануын беркемнең дә гамәлдән чыгармавын аңлаталар. Мондый урыннарда шулай ук битлектән булу да үзең өчен күпкә куркынычсызрак. Без патруль белән район үзәген карап чыктык – лареклар янындагы бушлык гадәти түгел кебек, сату кибет бинасы эчендә генә рөхсәт ителә, базар каршындагы өстәлләрдә әбиләр үсентеләр генә сата. Аларның барысы да битлектән.

    Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Аксубай районында да яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы 11 кеше теркәлде инде, 9ысы сәламәтләнгән, берсе стационар дәвалауда, берсе – өй режимында, медиклар күзәтүендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: