Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында COVID -19 аркасында кертелгән чикләүләр режимының кайберләре йомшартылды

Коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләрне этаплап бетерү сәбәпле, районда җирлекара үзәк китапханә үз эшчәнлеген башлап җибәрде.

Аксубай районының үзәк китапханәсе ишекләре кабат ачылды. Җирлекара китапханәдә китаплар укучыларда шәхси саклану чаралары булганда һәм кешеләр арасында социаль дистанцияне үтәп бирелә. Китапханә хезмәткәрләре дә битлек-перчатка режимын саклый.

– Укучылар куелган кагыйдәләргә намус белән карыйлар: һәркайсы битлектән һәм перчаткадан. Әлегә кеше күп түгел. Шулай да без кешеләр арасында дистанцияне үтәргә тырышабыз. Китапханәгә кергәндә укучылар аяк киемнәрен салалар. Алар өчен тапочкалар куелган. Өстәлдә кулларны эшкәртү өчен дезинфекцияләү чарасы тора, – дип билгеләп үтте үзәк китапханә методисты Анна Артемьева.

Китапханәдә булган вакытта хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәһимә Гатина санитария-эпидемиологик куркынычсызлык чараларын үтәргә, үзеңнең һәм башкаларның сәламәтлеген сакларга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев