Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында Бердәм тавыш бирү көнендә 47 сайлау участогы үз ишекләрен ачты

Аксубай районында иртәнге сәгать җидедә 47 сайлау участогы ачылды: 4се - район үзәгендә һәм 43е – районның торак пунктларында.

Бүген Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлый. 

100 депутат мандатына сигез сәяси партиядән 430 кандидат, шулай ук үз-үзләрен күрсәтүче кандидатлар дәгъва кыла. 

– Аксубай районы территоориясендә 22025 сайлаучы теркәлгән, – дип аңлатты Аксубай муниципаль районы ТСК рәисе Наталья Сорокина. – Участок һәм территориаль комиссияләр көнне оптимистик рухта башладылар – чөнки халык сайлау участокларына рәсми ачылышка кадәр үк килә башлады – район халкын һәрвакытта да югары гражданлык активлыгы аерып торды. 

Аксубай районының иң өлкән кешесе – Иске Ибрай авылыннан 103 яшьлек Миннезәкия Мөхәммәтзарип кызы Мөхәммәтзарипова Татарстан парламентының яңа составы өчен өендә тавыш бирәчәк – аның өчен участок сайлау комиссиясе урна белән өенә барып тавыш бирүне оештыра. Аксубай районының 503 кешесе бүген беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Сайлау участокларында аларның һәркайсын участок сайлау комиссиясе рәисләре шәхсән каршы алачак. 

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә Сайлау участоклары иртәнге 7.00 дән кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Сайлауларның чисталыгын күзәтүчеләрнең зур корпусы күзәтә: аерым участокларда 25 кешегә кадәр. Тавыш бирүне 103 төбәк һәм федераль ММЧ яктырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев