Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районында Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Лябуков истәлегенә мемориаль такта ачылды

    Шулай итеп, якташларыбыз Кече Аксубай авылында II дәрәҗә Дан ордены кавалеры исемен мәңгеләштерделәр. Быел да Җиңү көнендә биредә беренче тапкыр яңа һәйкәл янында Мәңгелек ут кабынды.

    Тантаналы чарада район башлыгы Камил Гилманов, Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин, Идел буе хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, район ЧНК рәисе Роза Чентаева катнашты.

    –Безнең авылдан 51 кеше сугышка киткән, шуларның өчтән бере фронттан кайтмаган. Без ветераннарга бүгенге тыныч, бәхетле тормыш белән бурычлы һәм Җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә яулануын онытмаска тиешбез, –дип билгеләп үтте генерал Молоствов.

    Район башлыгы Камил Гилманов җыелучыларны Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее белән котлады һәм аның зур югалтулар, канкойгыч сугышлар бәрабәренә ирешелүен ассызыклады.

    –Әлеге җирлек мисалында «Беркем дә онытылмый – бернәрсә дә онытылмады» дип әйтергә була, монда авыл кешеләре үзләре акча җыеп монумент торгыздылар, бүген авылдашыгыз хөрмәтенә мемориаль такта ачыла, – диде район башлыгы. – Быел Җиңү көнендә биредә беренче тапкыр яңа һәйкәл янында Мәңгелек ут кабынды.

    Җирлек башлыгы да, ЧНК җитәкчесе дә Кече Аксубайда тату, бердәм халык, кече ватаннарының чын патриотлары яши дигән фикерләрен белдерделәр. Авылдашлары Владимир Лябуков та шундый булган.

    Владимир армиягә үзенең яшен яшереп китә, аңа унҗиде яшь кенә була әле. Башта Ерак Көнчыгышта, аннары Балтыйк буенда хезмәт итә. Сугыш башланганда Белоруссия фронтына эләгә. Өйрәнүләр курсын узып, үзйөрешле җайланманың командиры итеп билгеләнә. Австриядә, Венада сугыша, ике тапкыр яралана. Дошманга каршы көрәштә ул үзен кыю сугышчы итеп күрсәтә, батырлыклары өчен ике тапкыр орденга лаек була.

    Авылдашлары хәтерендә ул, барысы да ихтирам иткән хезмәт сөючән бригадир булып сакланып калган. Гаилә әгъзаларының сөйләүләреннән билгеле булганча, Владимир Емельяновичның өченче Орден да булырга тиешлеге фаразланды, нәкъ менә ул Советлар Союзы Герое исемен бирү өчен нигез булып торган булыр иде, әмма әлеге бүләк аны тормышта да, аннан соң да тапмаган.

    Кече Аксубайда Владимир Лябуков – ике орденга ия булган бердәнбер сугышчы, шуңа күрә гаделлекне торгызып, аның истәлеген мәңгеләштерү турында карар кабул ителде. Һәм бу очракта авылдашларының әлеге карары – Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чираттагы бүләк булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: