Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында бакча чүбен ташлау проблемасы кискенләште

Һәр елны көзен район буенча бәрәңге сабагы һәм бакча үләне ташлау проблемасы кискенләшә.

Контейнер мәйданчыклары, алар янәшәсендәге территорияләр бакчадан чыгарылган чүп белән тулган. Үсемлек калдыкларын, чүп-чар өчен түлибез икән, димәк, каты көнкүреш калдыкларыннан гына түгел, бакча чүбеннән дә котылырга була, дип уйлап, кыю рәвештә контейнерга ташыйлар.

– Бакча чүбен һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлегендәге башка калдыкларны гадәти чүп-чар белән бергә ташлау тыела. Алар каты көнкүреш калдыкларына керми һәм аларны чыгару төбәк операторының коммуналь хезмәтләр бәясенә кертелмәгән, – дип шәрехләде «ГРИНТА» ҖЧҖнең калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторының кулланучылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Малофеев.

Чыннан да, РФ Табигать министрлыгы аңлатмаларына караганда (21.06.2020 елдан гамәлдә булган 08-25-53/18336 номерлы хат), әлеге үсемлек калдыклары, 89-ФЗ номерлы законда билгеләнгәнчә, бары торак биналарда гына кулланылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән каты көнкүреш калдыклары билгеләмәсенә туры килми. Алар каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешү кысаларында чыгарылырга тиеш түгел. Моннан тыш, үсемлек калдыклары каты көнкүреш калдыкларын җыю нормативларында исәпкә алынмаган.

Төбәк операторы вәкиле сүзләренә караганда, бакча чүбе аркасында намуслы кешеләр үзләренең гадәти чүп пакетларын контейнерга ташлау мөмкинлегеннән мәхрүм ителәләр. Контейнерны тулысынча тутыру өчен, бер бакчачының үз участогыннан үсемлек калдыкларын китереп салуы да җитә.

Шуны да игътибарга алырга кирәк, контейнерларның чүп белән тулу кагыйдәсен бозу чүп ташу машиналарының хәрәкәт итү графигында да чагылыш таба. Аларга өстәмә рейслар ясарга туры килә, һәм торак пунктларга хезмәт күрсәтү вакыты сизелерлек арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев