Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында авыл хуҗалыгы техникасы язгы кыр эшләренә 80 процент әзерлектә

Аксубай районында 2020 елда техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча зональ семинар-киңәшмә узды, анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов та катнашты.

Районга республиканың 9 районыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре җыелды. Семинарның практик өлеше «Аксу-Агро»ның мехпаркы базасында узды.

Тәлгат Таһирҗанов район башлыгы Камил Гилманов һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район бүлекчәләре җитәкчеләре белән агрофирманың машина-трактор паркларын йөреп чыкты.

«Аксу Агро» – районда иң эре һәм аягында нык басып торган агрофирма. Агрофирманың 30 мең гектар җире бар, аның шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы паркы да шактый зур, бөртек урып-җыю комбайннары гына да 12 берәмлек.

МТП территориясендә тракторлар, комбайннар, авыл хуҗалыгы агрегатлары әзерлек линейкасына куелган. Алар бүгенннән кырга чыгарга әзер. Семинарда катнашучыларга агрофирмада ничек техникаларны минималь чыгымнар тотып ремонтлауны күрсәттеләр – бөтен цехларда да җылы һәм авыл хуҗалыгы техникасын киләсе язгы кыр эшләренә әзерләү төгәлләнеп килә. Бүгенге көнгә комбайннарны, 2 чәчү комплексын ремонтлау төгәлләнгән берничә тракторны (хуҗалыкта алар 39) һәм тырмаларны (әлегә 150 тырманың 120се әзер) ремонтлап бетерәсе генә калган.

Тәлгат Таһирҗанов билгеләп үткәнчә, ремонтны үз көчең белән башкару акчаны билгеле күләмдә янга калдыра, тик аны язны көтеп ятмыйча, урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң ук башларга кирәк.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар “Аксу Агро”да ремонт барышы белән танышканнан соң –аның пленар өлеше район мәдәният йортында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев