Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында авыл җирлекләре башлыклары ялгыз һәм өлкән яшьтәге гражданнарга дарулар һәм азык-төлек кайтарып бирәләр 

Үзизоляция чорында Аксубай районында ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләргә волонтерлар гына ярдәм итеп калмый.

Авыл җирлекләре территорияләрендә ялгыз һәм өлкән яшьтәге гражданнарны дару препаратлары белән тәэмин итү буенча мөһим бурычны муниципалитетлар башлыклары да үз өсләренә алды. 

Үзләренә ышандырылган территорияләрдә бер генә ел эшләмәгән муниципалитет җитәкчеләре ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында кайгырту үзләренең беренче дәрәҗәдәге бурычлары булуын яхшы аңлыйлар. 

Кыязлы авылы волонтерлары азык-төлек китереп бирәләр.

– Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге территориясендә дүрт торак пункт бар, бездә азык-төлек, бигрәк тә дарулар алып кайтып бирү буенча ярдәмгә мохтаҗ кешеләр шактый, чөнки якын даруханә – район үзәгендә. Бездә социаль хезмәткәрләр булмаганга, хәлдән үз көчебез белән чыгарга туры килә. Хәзерге моментта 14 волонтер халыкка ярдәм күрсәтә. Алар арасында фельдшер, сатучылар, почтальон һәм, әлбәттә инде, үзем, – дип сөйли Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина. – Бүген генә дә медицина препаратларына алты мөрәҗәгать керде. Аларның барысы да үтәлде. 

Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы азык-төлек һәм дарулар китереп бирә. 

Үзизоляция режимына килгәндә, авыл халкы моңа аңлап якын килә – кешеләр өйләреннән сәбәпсезгә чыкмыйлар, урамда битлектән һәм перчаткалар киеп йөриләр. Авыл җирлеге башлыгы билгеләп үткәнчә, битлек һәм перчаткаларга кытлык юк. Кемдер сатып алган, ә кемдер үзе теккән. Шулай ук азык-төлек дефициты да юк. 

Иске Татар Адәмсуы волонтерлары, өлкән кешеләрнең алардан ярдәм көтүләрен аңлап, канәгатьләнү белән эшлиләр.

 

Фото Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев