Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында авыл җирлекләре башлыклары һәм башкрма комитет автомобильләрен ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерде

Тикшерү юл хәрәкәте иминлеге кысаларында оештырылды. Иртәдән ЮХИДИ мәйданчыгында уннарча автомобиль басып торды.

Машиналар техник карау регламентының барлык таләпләре буенча – документларны тикшерүдән алып руль люфтын һәм тәгәрмәчләрдәге басымны үлчәүгә кадәр тикшерелде.

– Җирлек башлыклары һәм башкарма комитетның хезмәт автотранспортлары торышын тикшерү карары ЮХИДИ белән берлектә кабул ителде. Төп бурыч – юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, – дип шәрехләде район башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов, быел җирлек башлыклары һәм башкарма комитет машиналарының беренче тапкыр тикшерелүен аңлатты.

– Мондый тикшерүләр кирәк дип уйлыйм. Автомобильнең техник торышын ел саен тикшерергә кирәк, хәтта ярты ел саен тикшерсәң дә артык булмаячак, – дип билгеләп үтте районның баш дәүләт автоинспекторы. – Кисәтүләр бар-барын, билгеләнгән вакытка алар бетерелер дип уйлыйм, һәм без автомобильләрне кабат тикшерәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев