Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында авыл гыйбадәтханәсенә гөмбәз һәм тәре урнаштырылды

Аксубай районының Түбән Баланда авылында чиркәүне изгеләндерү һәм аңа гөмбәз һәм тәре урнаштыру эшләре башкарылды.

Түбән Баландада Казан һәм Свияжск митрополиты изге Кириллны искә алу көнендә истәлекле вакыйга булды – Изге Николай Чудотворц хөрмәтенә гөмбәзне һәм аңа куела торган тәрене изгеләндерделәр һәм урнаштырдылар. Гыйбадәтханә Василий Воронин җитәкчелегендәге авыл халкы инициативасы белән төзелде. Төзелеш эшләре Түбән Баланда авылы һәм район халкыннан җыелган иганә акчасы хисабына алып барылды.

Чиркәүгә гөмбәз куюны башлар алдыннан, иерей Антоний Рыбочкин гөмбәзне һәм гөмбәзгә куела торган тәрене изгеләндерү йоласын башкарды.
Рухани Түбән Баланда авылының правослау динен тотучыларын бу истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлады, шулай ук әлеге изге эшкә өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X