Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районында ашлыкка кукуруз суктыралар

    Аксубай районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә урып-җыюның иң мөһим этапларының берсе — бөртеккә кукуруз җыю алып барыла.

    Ашлыкка кукуруз үстерү үсемлекчелектә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу чимал азык җитештерүдә кулланыла. Аннан сөт көтүе өчен, савымның артуына ярдәм итә торган кыйммәтле, туклыклы продукт әзерлиләр.

    Районда ашлыкка кукуруз игүгә 2800 гектардан артык җир бүлеп бирелгән иде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган оператив мәгълүматларга караганда, бу культураның 800 гектарга якыны урдырылган, 3300 тоннадан артык кукуруз суктырып алынган.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: