Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында 70 яшьтән өлкәнрәк гражданнар арасында хастаханәдән тыш пневмонияләрнең артуы теркәлә

Аксубай районы Советында узган эшлекле дүшәмбедә коронавирус йогышы таралуга юл куймау көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәлә булды.

Бүген районда яңа коронавирус йогышы белән авыруның тагын бер очрагы теркәлде.

Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, профилактика чаралары комплексын һәм санитар-эпидемиологик чараларны үтәүне катгый контрольдә тоту эшен, вазифаларга һәм рангларга карамастан, үтәргә кирәк, дип билгеләп үтте. Учреждение һәм оешма җитәкчеләренең һәркайсы коллектив өчен җаваплы, дип искәртте.

Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов оешмаларга хезмәткәрләрне үткәрү режимын контрольдә тотуны көчәйтергә киңәш итте – температураны үлчәгәннән соң гына эшкә рөхсәт итәргә, битлек режимын сакларга, антисептика һәм бинаны эшкәртү турында истә тотарга тәкъдим итте.

Аксубай район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов, хастаханәдән тыш пневмонияләрнең саны артуын билгеләп, әлеге хәлгә борчылуын белдерде. Ел башыннан бу авыруның 217 очрагы теркәлгән. Узган атнада хастаханәдән тыш пневмония белән авыруның 6 очрагы ачыкланган, 65 яшьтән өлкәнрәкләр – куркыныч төркемендә.

Кирәк булганда, авыруның авыр формасы белән чирләүчеләрне компьютер томографиясе узарга Чистайга җибәрәләр. Табиб сүзләренчә, авырулар еш кына компьютер томографиясен тиз арада үтүне таләп итеп, паникага бирелә. Ул әлеге тикшерүнең коронавирус белән авыру фактын ачыклау өчен түгел, ә пневмония белән авыруның дәрәҗәсен ачыклау өчен үткәрелүен ассызыклады. Авырулар компьютер томографиясен чират тәртибендә уза.

– Диагнозны раслау һәм дөрес дәвалау өчен компьютер томографиясен бишенче көннән дә иртәрәк ясауның зарурлыгы юк, – дип билгеләп үтте Марсель Ислямов.

Табиб сүзләренә караганда, торак пунктлар киселешендә хастаханәдән тыш пневмониянең локаль кабынышы юк, вәзгыять тотрыклы. Нигездә, авыру йоктыручыларның 70 яшьтән өлкәнрәкләр булуы гына борчу тудыра

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев, балалар арасында ОРВИ белән авыруның сирәк очраклары булуга карамастан, районның уку йортларына йөрү тотрыклы, дип хисап тотты. Медиклар сүзләренә караганда, бу бары тик сезонлы күренешләр генә.

Илшат Заһидуллин битлек режимын бозучыларны ачыклау буенча мобиль төркемнәр эшен көчәйтергә һәм саклау чараларына битараф булган кешеләрне тулысынча җәзага тартуны таләп итте. Һәм әлеге хокук бозу өчен штрафның бер меңнән утыз мең сумга кадәр тәшкил итүен искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X