Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай районында 27 мәшгульлек белән шөгыльләнүче теркәлде

    Законсыз рәвештә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барган очракта җәзага тартылырга мөмкин булуын, бөтен кеше дә аңлап бетерми.

     Кайбер эшмәкәрләр әлеге хезмәтләрне вакытлыча - сезонлы гына күрсәтә, чөнки  алар салым салу системасына түзә алмый. Шуңа  күрә алар качып эшләргә мәҗбүр була. Хәзер легаль рәвештә эшләмәүче эшмәкәрләргә караңгылыктан чыгар вакыт җитте һәм “ Һөнәри керемгә салым” режимы яки мәшгульлек белән шөгыльләнү – әлеге халәттән чыгу юлының иң кулай ысулы.

    Махсус “ Һөнәри керемгә салым” режимы Россиянең 4 регионында, шул исәптән Татарстанда да, ел башыннан пилот проекты буларак кертелде. Әлбәттә әлеге проект  күп кенә сораулар да, курку да тудыра. Татарстанның һәр районында эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү үзәгенең региональ вәкиле эшли башлады. Аксубай районында – бу эшмәкәрләр союзы председателе Марс Гимадиев. Без аның белән аралашып әлеге “Һөнәри керемгә салым” режимының  мәшгульлек белән шөгыльләнүчеләргә нәрсә бирүен ачыкладык.

    – Марс Әхнәфович, беренче чиратта, әлеге проект режимы - салым йөкләнешен киметүне күздә тотамы?

    –  Әйе. Физик затлар белән эшләгәндә ул бары тик 4 процентны, юридик затлар белән эшләгәндә - 6 процентны тәшкил итәчәк. Керемнәр булмаса салым түләргә кирәкми. Бу инде сезонлы эшләгәндә бик кулай. Шулай ук Пенсия фондына иминият взносларын түләү бурычы да юк.

    – Теркәлгәннән  соң салым ставкасы тиз арада үсмәвенә гарантия бармы? Күпләрне әлеге факт борчый бит.

    – Салым салу шартлары 10 ел дәвамында үзгәрмәячәк. Бу гарантия закон тарафыннан беркетелгән.

    –  Әйтик кеше нинди дә булса эшчәнлек белән шөгыльләнә һәм ул 12000 сум күләмендә керем алды ди. Аңа бу суммадан салым ничек исәпләнәчәк?

    – Бик гади. Сез теркәлгәндә телефоныгызга яки компьютерыгызга   “ Мой налог” кушымтасын аласыз һәм анда керемнең суммасын күрсәтәсез, салым автоматик рәвештә исәпләнеләчәк. Бу турыда һәр айның 12 нче числосына кадәр сезгә салымның күләме турында хәбәр киләчәк. Әгәр хезмәт физик затка күрсәтелгән икән, бу очракта салым 480 сумны ( 4%) тәшкил итәчәк, әгәр инде юридик затка булса, бу очракта салым 720 сум булачак. Салымны 25 нче числога кадәр түләргә кирәк.

    – Нинди дә булса ташламалар каралганмы?

    – Әйе. 10000 сум күләмендә салым тоту каралган. Ставка 4 проценттан 3 процентка кадәр, 6 проценттан 4 процентка  кадәр киметелә.

    –  Мәшгульлек белән шөгыльләнүчеләргә кемнәр керә?

    –  Яңа салым режимы чәчтарашханәдә эшләүчеләргә, төзелеш буенча хезмәт күрсәтүчеләргә, фото-видеога төшерү белән шөгыльләнүчеләргә, заказ буенча төрле ашамлыклар пешерүчеләргә, бәйрәм оештыручыларга (тамада), массаж ясаучыларга, маникюр ясау осталарына, сувенирлар җитештерүчеләргә, йөк һәм  пассажирлар ташу белән шөгыльләнүчеләргә, үзләренең яшәү урыннарын һәм башка биналарны арендага бирүчеләргә, техника, өс һәм аяк киемнәре төзәтүчеләргә кагыла. Бу ялланган хезмәт куллланучыларга,  сәүдә итү белән шөгыльләнүчеләрнең  еллык кереме 2 миллион 400 мең сумнан артык булган очракта  кагылмый.

    – Сер түгел, елллар буе  хезмәт күрсәтеп тә салым түләмәүче кешеләр дә бар.

    –Бу берникадәр вакытка гына. Закон барлык кешеләргә дә бер. Салым түләмәүчеләрне иртәме-соңмы тиешле органнар җәзага тартачак. Ә мәшгульлек белән шөгыльләнүче булып теркәлгән очракта – бу кешеләр легаль рәвештә эшмәкәрлек эшчәнлеге белән куркусыз шөгыльләнәчәк. Болай теркәлүнең тагын бер уңай ягы бар. Расланган керем – балалар  бакчасы өчен компенсация алганда да бик кирәк. Мәшгульлек белән шөгыльләнүче булып теркәлгән очракта касса аппараты сатып алырга кирәкми, чек кушымта аша биреләчәк. Алар шулай ук декларация тапшырудан да азат ителә.

    – Әйдәгез нәтиҗә ясыйк. Законлы рәвештә һөнәри керемгә салым түләү өчен нишләргә кирәк?

    –  Мобиль телефонга, компьютерга, смартфонга, планшетка “Мой налог” мобиль кушымтасын алырга һәм әлеге кушымта аша салым органнарында теркәлергә кирәк. Барысы да гади һәм аңлаешлы. Әгәр сораулар туса, шәхсән миннән 89178693033 телефоны аша консультация алырга мөмкин яки Аксубай күпфункцияле үзәгендә  сишәмбе көннәрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатьткә кадәр, пәнҗешәмбе көннәрендә 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр 3 нче тәрәзәгә шәхси кабул итүгә килергә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: