Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында 1702 сайлаучы бинадан тыш тавыш бирде

571 нче номерлы участок сайлау комиссиясе әгъзасы Владимир Крайнов өч дистә ел рәттән инде өйдә тавыш бирүне тәэмин итә.

Аксубай районының территориаль комиссиясендә әйтүләренчә, Владимир Александрович – участок сайлау комиссиясенең тәҗрибәле әгъзаларының берсе, ул барлык дәрәҗә сайлауларда катнашкан, хисап тотуда бик пөхтә кеше. Шуңа күрә аны комиссиягә, эшнең катлаулы участогын – өйдә тавыш бирүне ышандырып, сайлап алалар. 

 –Төрле кешеләр була, нигездә, өйдә сәламәтлеге торышы буенча участокка килә алмаган өлкән яшьтәге кешеләр тавыш бирә. Гариза буенча бюллетеньнәр бирәбез, сайлау процессына тыкшынмыйча урна тәкъдим итәбез. Урналар мөһерләнгән, бюллетеньнәр саналган. Сайлау көнне кичен барысын да участок комиссиясенә, имза куеп, беркетмә төзеп тапшырабыз, – дип сөйләде Владимир Крайнов. 

571 нче участок сайлау комиссиясе рәисе хәбәр иткәнчә, алар карамагындагы территориядә 16 сентябрь көнне иртәнге сәгать 8:00 дән башлап 307 кеше өйдә тавыш биргән инде, гаризалар чират тәртибендә эшкәртелә. 

Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Наталья Сорокина мәгълүматларына караганда, VIII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда катнашучы 1702 сайлаучы бинадан тыш тавыш биргән, шуларның 527се – сайлау участоклары булмаган ерак торак пунктларда. 

Өйдә тавыш бирү өчен 8 (843-44) 2-88-97 телефон номеры буенча территориаль сайлау комиссиясенә шалтыратырга кирәк. Гаризаны участок сайлау комиссиясенә юллыйлар. Тавыш бирү участоклары иртәнге 8:00 дән кичке 20:00 сәгатькә кадәр эшли. Гаризалар иртәнге сәгать 8дән 14:00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Сайлаучылардан гаризалар телефон буенча – телдән яисә язмача кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X