Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районында 17 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне алтын медальгә тәмамлады

Узган ел белән чагыштырганда, аерым үрнәктәге аттестат алган укучылар саны унга кимегән.

Быел районның гомуми белем бирү учреждениеләрен 105 укучы тәмамлады. Аларның 17се мәктәпне «Укудагы аерым уңышлар өчен» дигән алтын медаль иясе булды. Бу узган ел белән чагыштырганда ун чыгарылыш укучысына кимрәк.

Алтын медальләрне район башлыгы Камил Гилманов районның гомуми чыгарылыш кичәсендә тапшырды. Ул тантана сәбәпчеләрен җылы котлады.

– Бу көнне сез озак еллар көттегез. Бүгенгесе көнгә сезне укытучыларыгыз, ата-аналарыгыз алып килде. Һәм, ниһаять, ул җитте. Сезгә яңа юлда уңышлар, ышанычлы һәм тугры дуслар телим. Сез үз өлкәгездә югары профессиональ белгечләр булырсыз, туган районыгызны данларсыз, ә әти-әниләрегез сезнең белән горурланырлар дип ышанабыз. Хәерле юл сезгә!

1 нче Аксубай урта мәктәбен тәмамлаган Ульяна Бакурина, 2 нче Аксубай урта мәктәбен тәмамлаучылар – Ильмир Аюханов һәм Максим Борисов, 3 нче Аксубай урта мәктәбен тәмамлаучылар – Әнисә Вафина, Нәфис Зәйдуллин, Адилә Канәфина һәм Карина Пайдуганова, Яңа Ибрай мәктәбен тәмамлаган – Резидә Гыйльметдинова, Савгач мәктәбен тәмамлаучылар – Максим Васильев һәм Алена Серкова, Иске Ибрай мәктәбен тәмамлаган – Зөһрә Сафиуллина, Иске Ильдеряк мәктәбен тәмамлаган – Диана Маркитанова, Иске Үзи мәктәбен тәмамлаучылар – Анастасия Айдова, Вероника Мудрова, Марина Титова һәм Нургизә Фатыйхова, Сөнчәле мәктәбен тәмамлаган – Диләрә Батдалова район медалистлары булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев