Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районына куркыныч инфекцияләр үтеп керүгә юл куймаска 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев рәислегендә Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Утырыш эшендә район башлыгы Камил Гилманов, район хезмәтләре һәм муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты. 

Көн тәртибендә – йогышлы авыруларга бәйле хәл. Бу мәсьәлә буенча мәгълүмат белән район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин таныштырды. Ул ассызыклап узганча, тулаем Россия буенча һәм Татарстанда куркыныч авырулар – кош гриппы, мөгезле эре терлекләрнең нодуляр дерматиты һәм ящур буенча хәл кискенләшә. Соңгы икесе республика территориясендә теркәлмәсә дә, район территориясенә инфекция үтеп керүдән саклану өчен кайбер чараларны күрергә кирәк. Иң мөһиме – әлеге авырулар буенча имин булмаган төбәкләрдән мал-туар сатып алмаска, сатучылардан ветеринария документларын тикшерергә. Комиссия тиешле карарлар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев