Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районына кош гриппы килүгә юл куймаска

Рәсми чыганаклар нигезендә, ноябрь уртасында Тукай районында кош гриппы ачыкланган, карантин игълан ителгән.

Безнең район территориясендә әлеге куркыныч авыру чыганагына ничек юл куймау турында сөйләү өчен без район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Кош гриппы – ул кошларның ашкайнату, сулыш органнарын зарарлаучы кискен йогышлы вируслы авыру, ул кошларның һәлак булуына китерә.
Авыру азык яки су аша, шулай ук авыру йоктырган кош-корт белән турыдан-туры бәйләнеш булганда йога. Төп инфекция таратучылар булып кыргый кошлар тора.
Йорт хайваннарын саклау өчен саклык чараларын үтәү бик мөһим. Аерым алганда, йорт кошларын ябык биналарда тоту, кошларны, терлек азыгын, продукцияне бары тикшерелгән поставщиклардан, ветеринария документлары булганда гына сатып алырга кирәк.

Кошларның күпләп үлүе ачыкланган очракта участок ветеринарларына мөрәҗәгать итәргә яки 8 986 92 348 55 (тәүлек буе эшли) номеры буенча район ветеринария берләшмәсенә шалтыратырга кирәк.

Баш ветеринария идарәсенең кайнар линия телефоны: 8 (800) 20 140 32.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X