Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районына керү һәм чыгу юллары ябылды, хәрәкәт чикләнде

Аксубай районы территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча штаб утырышында Татарстан Хөкүмәтенең яңа төр коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча кабул иткән чираттагы чаралар буенча фикер алыштылар.

Бүгеннән Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы күрсәтмәсе буенча республика транспорт компанияләре хәрәкәте ябылды, ТР торак пунктлары арасында пассажирларны йөртү туктатылды. Яңа режим санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак.

Районга керү һәм чыгуны урнаштырылган постлар контрольли – транспортны бары тик махсус рөхсәт белешмәләре буенча гына чыгаралар һәм кертәләр. 

–Район халкына мөрәҗәгать итәм, чаралар кырыслана, әмма әлеге очракта, авыру эләктереп үзеңне, гаиләңне, районның бөтен кешесен куркыныч астына куйганчы, иң яхшысы бер атна тынычлап өйдә утырып үткәрүнең күпкә иминрәк булуын аңларга кирәк,– дип шәрехләде район башлыгы Камил Гилманов.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов, Аксубай районында хәл тотрыклы кала бирә, коронавирус буенча имин булмаган территорияләрдән кайтканнан соң карантин узган гражданнар исәптән төшерелгән, дип ышандырды.

– Муниципаль берәмлек эчендә автомобильләргә дә, гражданнар хәрәкәтенә бәйле дә катгый чаралар кертелде. Бүгеннән башлап һәр гражданин фатирыннан яисә өеннән чыкканда үзе белән шәхси таныклык йөртергә тиеш, әгәр эшли икән – белешмә бирелүен раслау өчен телефон номеры язылган белешмәгә ия булырга тиеш, гражданнарның бары тик якындагы кибетләргә яисә даруханәләргә кадәр генә барып кайтуы рөхсәт ителә, – дип билгеләп үтте Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. – Өйдән якындагы кибет һәм даруханәгә кадәр генә чыгарга һәм хайваннарны яшәү урыныннан 10 метрдан да ерак китмичә урамда йөртергә мөмкин.

Районда урамнар буйлап коронавирус йогышының таралуын булдырмау буенча чаралар үтәлеше турында кисәтеп һәм хәлнең җитдилеге турында хәбәр иткән махсус машина йөри башлады.

Иртәгедән төнге сәгатьләрдә кибетләр каршындагы мәйданнарны һәм тротуарларны махсус йогышсызландыра торган сыекча белән эшкәртергә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев