Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районына 150 доза «Спутник V» бүлеп бирелгән, вакцинация яңартылачак

Прививка ясарга теләүчеләр өчен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Аксубай районына 150 «Спутник V» вакцинасы бүлеп бирелгән.

Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов хәбәр итте. Татарстан вакцинаны ике атна көтте, республика 47 880 доза вакцина комплекты алды.

Прививка ясатучылар саны районда элеккечә кала – 140 кеше, икенче компонентны 77 кеше ясаткан, 102 кеше прививка ясату чиратын көтә.

Вакцина районга кайтса, вакцинация яңадан торгызылачак. Әлегә Аксубай район үзәк хастаханәсендә өлкән халыкны икенче компонент белән вакциналаштыруны дәвам итә.

Күпләрдә, прививка ясарга теләүчеләрдән антитәнчекләргә анализлар алынырмы, дигән сорау туа. Беренче вакцинацияләнүчеләрдән аларны алганнар бит.

– Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдиме белән без, вакцинацияләүгә әзерләгәндә G и М иммуноглобулинга лаборатория тикшерүләре үткәрмибез. ПЦР-тесты вакцинация алдыннан соңгы 14 көн эчендә инфекция йоктырган кешеләр белән контактта булган яки соңгы 2 атнада коронавирусның бер симптомы булган очракта гына үткәрелә, – дип билгеләп үтте район үзәк хастаханәсенең баш табибы Марсель Ислямов.

Вакцинациягә РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, «122» бердәм номеры яки 8 (84344) 2-90-58 телефоны аша язылырга мөмкин. Шалтыратулар 8:00дән 15:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

– 2021 ел башыннан бирле районда авыруның 27 очрагы теркәлгән, узган атнада өч авыручы ачыкланды. Бер кеше стационарда, икесе өйдә дәвалана, – дип хәбәр итте Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов.

Ике авыручының яше – 60тан өлкәрәк, өченчесенең – 47 яшь. Районның баш табибы билгеләп үткәнчә, авырулар бушлай дару препаратлары белән тәэмин ителәләр. Ул шулай ук, районда коронавиурс йогышы белән авыру очракларының сирәк теркәлүен, СOVID-19 белән авыручылар дәваланган Чистай ковид госпиталендә дә безнең районнан госпитализацияләнгән авырулар санының өч тапкыр кимүен ассызыклады.

Әмма Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов бу уңайдан тынычланырга һәм уяулыкны югалтырга ярамый, дип кисәтте. Ул таләпләрнең элеккечә үк катгый булуына игътибар итте, биналарда көненә берничә тапкыр дымлы җыештыру һәм дезинфекция үткәрергә, шәхси гигиенаны сакларга һәм предприятие, оешма, мәктәп укучылары һәм мәгариф учреждениеләре персоналының иртәнге термометриясен дәвам итәргә кирәклегенә басым ясады.

Балалар арасында коронавирус йогышы авыруы очраклары теркәлми, әмма ата-аналар уяу булырга тиеш һәм бала аз гына авырган очракта да, бу турыда белем бирү учреждениесенә хәбәр итеп, аны өйдә калдырырга кирәк, дип ассызыклады.

Сүз уңаеннан, башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев һәм Андрей Тимирясов шимбә көнне 3 нче номерлы мәктәптә тикшерү оештырдылар, биредә кронавирус йогышы таралуга юл кую очраклары ачыкланмаган.

Тик узган атнада эпидемиологик чараларны үтәмәгән өчен шәхси эшмәкәр җәзага тартылган – Роспотребнадзор күрсәтмәсе буенча аңа 25 мең сум күләмендә штраф яный.

 

Фото: Аксубай район үзәк хастаханәсе архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев