Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы юлларында ел башыннан 2700 дән артык юл кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән

Районда юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар арта.

2021 елның 9 аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан – 2421, полициянең участок вәкилләре тарафыннан тагын 304 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланган.

2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары:

Тиешле тәртиптә теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә итү – 45 очрак

Үзең белән документлар булмау – 56 очрак

Төзек булмаган яисә транспорт чарасын куллану тыелган шартларда автомобиль белән идарә итү – 340 очрак

Тәрәзәләрне тонировкалау – 141 очрак

Иминлек каешын эләктермәү – 200 очрак

Светофорга игътибар итмәү – 9 очрак

Юл билгесе таләпләрен бозу – 546 очрак

Хәрәкәт иткәндә җәяүлеләргә яисә башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга өстенлек бирмәү – 20 очрак

Эчке яктырту приборларын куллану кагыйдәләрен бозу – 51 очрак

Йөк ташу кагыйдәләрен бозу – 55 очрак

Кешеләрне ташу кагыйдәләрен бозу, шул исәптән СДУУдан тыш – 27 очрак

Машина йөртүчеләрнең, үзләре катнашында килеп чыккан юл-транспорт вакыйгасы урынын калдырып китү очраклары – 7 очрак

Җәяүлеләрнең яисә транспорт чарасы пассажирларының кагыйдә бозу очраклары – 203 очрак

ОСАГО иминият полисыннан яисә аңа кертелмәгән килеш автомобиль белән идарә итү – 390 очрак

Машинаны туктату кагыйдәләрен бозу, транспорт чарасын инвалидлар өчен билгеләнгән урыннарда калдыру – 5 очрак

Транспорт чарасын тротуарда яисә җәяүлеләр кичүендә туктату кагыйдәләрен бозу – 59 очрак

Идарә итү хокукы булмаган килеш яисә йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасы белән идарә итү – 39 очрак

Штраф түләмәгән өчен – 108 очрак

Транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү – 63 очрак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X