Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районы юбиляры тормышыннан канәгать

Дүрт бала тәрбияләнгән Федор Петрович һәм Пелагея Федотовна Максимовлар гаиләсендә Зоя иң өлкән кыз була.

 Зоя Федоровна Логинова 1930 елның 29 июлендә Сосновка авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә.

Кечкенәдән әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша, төрле эшләр башкара.

Сугышка кадәр Зоя Максимова (кыз фамилиясе) бары беренче сыйныф кына тәмамларга өлгерә, ә укуын алга таба дәвам итү өчен мөмкинлек булмый. Әтисе Федор Петрович, 1941 елда фронтка алына, хатыны дүрт бала белән торып кала.

Сугыштан әйләнеп кайту насыйп булмый аңа: 1944 елның сентябрендә Румыниядә һәлак була. Ул Турда шәһәреннән ерак түгел җирләнгән. Хуҗалык мәшәкатьләре тулысынча хатын-кыз җилкәсенә төшә. Яшь кыз Зоя әнисенең беренче ярдәмчесенә әйләнә, кече туганнарын караша.

Сугыш тәмамлангач, 15 яшьлек кыз туган колхозында хезмәт куя башлый. Күрше авыл егетенә кияүгә чыга. Никахта бер кыз бала туа. Әмма язмыш кушуы буенча гаилә таркала. Зоя Федоровна гаилә бәхетен икенче тапкыр сынап карарга була. Трудолюбово авылы кешесе Николай Логинов белән туй ясыйлар. Логиновларның ныклы гаиләсендә өч ул һәм бер кыз пәйда була.

Балаларының барчасы да әниләре белән бер авылда гомер итәләр. Бары бер кызлары гына Ленинград өлкәсендә яши. Балаларының һәркайсы тормышта үз юлын тапкан. Бүген алар әниләрен 15 онык һәм 13 оныкчык белән кинәндергәннәр. Тормыш юлдашы Николай, бәхетсезлеккә каршы, 30 ел элек бакыйлыкка күчкән. Тик Зоя Федоровна ялгыз түгел.

Әбекәй бүген кече улы гаиләсендә яши. Юбиляр әби үзенең 90 нчы туган көнен зур гаиләсе янәшәсендә каршы алды. Бәйрәм көнендә аның адресына бик күп җылы тәбрикләү сүзләре әйтелде. Зоя Федоровна барлык туганнарыннан, күршеләреннән котлаулар кабул итте, авыл советыннан бүләк, Россия Президенты Владимир Путиннан тәбрикләү хаты алды.


Фото: Трудолюбово авыл җирлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев